Балык бистәсе районында гадәттән тыш хәл кертелде
Коры җил, атмосфера һәм туфрак корылыгы кебек куркыныч табигать күренешләре аркасында килеп туган азык-төлек куркынычсызлыгын юкка чыгару максатыннан гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
1 июльдән әлеге режим Татарстанның 27 район биләмәсендә игълан ителде. Алар - Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнары.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45965
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев