Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык бистәсе районына яңа прокурор билгеләнде

Район активы, хокук саклау органнары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәйтелгән утырышта яңа район прокуроры Руслан Ринат улы Шакирзяновны тәкьдим иттеләр.

Аңа яңа урынга хәер-фатыйха бирергә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нафиков үзе килгән иде. Ул зал алкышлавында Ринат Шакирзяновка коллегалары традициясендә "прокурор портфеле" дә бүләк итте. Моңа кадәр район пркуроры вазыйфасын башкарган Азат Хусаеновның Татарстан Республикасы прокуратурасына эшкә күчүе мәгьлум булды.

Руслан Шакирзянов 1980 елда Казан шәһәрендә туган. Казан федераль университетының юристпруденция факультетын тәмамлаган. 2002-2003 елларда Яшел Үзән шәһәре прокуроры ярдәмчесе, 2003-2008 елларда Казан шәһәре Мәскәү районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, аннан бүгенге көнгә чаклы Татарстан Республикасы прокуратурасында коррупциягә каршы көрәшне үтәү буенча күзәтчелек итү бүлегенең прокуроры, өлкән прокуроры вазыйфаларында эшләгән. Өйләнгән, бер ул үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев