“Балаларга өмет бүләк ит!”
Районда "Балаларга өмет бүләк ит!" пиар-акциясе дәвам итә. Аның максаты-аз тәэмин ителгән, мохтаҗлык кичерүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү, балаларның иминлеген саклау. Акция барышында эчке эшләр органнары хезмәткәрләреннән, башка профилактик субъект вәкилләреннән торган эшче группа мохтаҗ, тәртипсез гаиләләрдә булып балаларның яшәү шартлары белән танышачаклар, балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе, тәмәке сату...
Районда "Балаларга өмет бүләк ит!" пиар-акциясе дәвам итә. Аның максаты-аз тәэмин ителгән, мохтаҗлык кичерүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү, балаларның иминлеген саклау.
Акция барышында эчке эшләр органнары хезмәткәрләреннән, башка профилактик субъект вәкилләреннән торган эшче группа мохтаҗ, тәртипсез гаиләләрдә булып балаларның яшәү шартлары белән танышачаклар, балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе, тәмәке сату очракларын, "комендант сәгате" таләпләрен бозучы балаларны ачыклау буенча рейдлар уздырачаклар. Шулай ук балигъ булмаганнар катнашында "Наркотикларсыз тормыш" темасына профилактик чаралар үткәрү күздә тотыла.
фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев