Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Армиядән качып йөрү егет кешегә килешми

Ватанны саклау, армия сафларында хезмәт итү һәр Россия гражданинының изге бурычы. Элегрәк армиягә бармау хурлык санала иде. Ә хәзер төрле сылтау, сәбәпләр табып армиягә бармый калу җаен эзләүчеләр очрап тора.

Менә 1991 елгы гр.К. да тиешле тәртиптә, повестка белән стационар медицина тикшерелүенә чакырылуына карамастан, акланырлык сәбәпләрсез билгеләнгән вакытка килми. Шул рәвешле, белә торып хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чарадан качып йөри. Бу инде "Хәрби хезмәт һәм хәрби бурыч турында"гы Федераль законны бозу булып тора.

Гаепләнүче К. үз гаебен тулысынча таный, үкенүен белдерә. Суд боларны исәпкә алып аны Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 328 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды һәм 5000 сум штрафка тартты.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев