Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Ана сөте белән кермәсә...

Кемнәр генә юк арабызда. Үзен табып, тәрбияләп үстергән ата-анасына кул күтәрүчеләр дә бар, хәтта. Балык бистәсендә яшәүче Е.Андреев эчеп-исереп анасын кыйный. Өлкән яшьтәге хатын-кызның баш мие селкенә, күп санлы тән җәрәхәтләре ала. Бу гамәле өчен Е.Андреев РФ Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе, 1 нче бүлеге (кеше сәламәтлегенә урта авырлыктагы зыян китерү)...

Кемнәр генә юк арабызда. Үзен табып, тәрбияләп үстергән ата-анасына кул күтәрүчеләр дә бар, хәтта. Балык бистәсендә яшәүче Е.Андреев эчеп-исереп анасын кыйный. Өлкән яшьтәге хатын-кызның баш мие селкенә, күп санлы тән җәрәхәтләре ала. Бу гамәле өчен Е.Андреев РФ Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе, 1 нче бүлеге (кеше сәламәтлегенә урта авырлыктагы зыян китерү) буенча Балык бистәсе районы 1 нче номерлы суд участогының мировой суды карары белән гаепле дип табыла һәм бер елга ирегеннән чикләнә.
Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми, диләр бит. Шуннан соң да Е.Андреев спиртлы эчемлекләр куллануын дәвам итә, вак хулиганлык гамәлләре кыла, күршеләренә тынычлык бирми. Акланырлык сәбәпләрсез җинаять-башкарма инспекциягә теркәлергә дә килми. Болар барысы да аны ирегеннән мәхрүм итүгә нигез булып торалар инде. Мировой суд карары белән Е.Андреев 4 ай да 13 көнгә гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрелде. Хәзер аңа язмышы, мәгънәсез тормышы, киләчәге турында уйланырга вакыт җитәрлек инде. Ул тиешле нәтиҗәләр ясармы? Вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев