Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Ана хокукыннан мәхрүм ителде

Район прокуратурасы балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектә тәртипсез, эчүчелек белән мавыгучы гаиләләрдә балаларның тормыш, тәрбия шартларын тикшерүләр үткәрә. Кагыйдә буларак тикшерүләр гражданнар мөрәҗәгатьләренә, опека һәм попечительлек органнары мәгълүматларына таянып оештырылалар. Узган елның ноябрь аенда үткәрелгән бер тикшерү барышында Балык бистәсендә яшәүче ялгыз ана Барилованың (фамилиясе...

Район прокуратурасы балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектә тәртипсез, эчүчелек белән мавыгучы гаиләләрдә балаларның тормыш, тәрбия шартларын тикшерүләр үткәрә. Кагыйдә буларак тикшерүләр гражданнар мөрәҗәгатьләренә, опека һәм попечительлек органнары мәгълүматларына таянып оештырылалар.
Узган елның ноябрь аенда үткәрелгән бер тикшерү барышында Балык бистәсендә яшәүче ялгыз ана Барилованың (фамилиясе үзгәртелде) баласын тәрбияләү белән шөгыльләнмәве, аны еш кына чит кешеләргә калдырып каядыр югалып торуы ачыкланды. Тору урынында да аны уңай яктан характерламадылар. Ул элегрәк урлашкан өчен хөкем дә ителгән булган. Даими рәвештә баласын караучысыз калдырып аның сәламәтлеген, тормышын куркыныч астына куя. Билгесез тарафларда йөргән Барилованы эзләүгә (розыск) бирәләр.
Эше судта каралган вакытта Барилованың баласы ике ай дәвамында республика балалар йортында тәрбияләнә. Барилова үзе дә ятимлектә үскән, әмма ул моннан тиешле нәтиҗәләр ясамаган. Никахсыз ирдән бала таба һәм аны башта ук поликлиникада ук калдырырга ниятли. Дәүләт органнары аның һәм баласының тормышын җайга салу буенча күргән чаралар да уңай нәтиҗәләр бирми.
Балык бистәсе район суды прокурорның Барилованы ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы гаризасын канәгатьләндерде. Россия Федерациясе гаилә кодексының 81 нче маддәсе нигезендә аның хезмәт хакының яки башка керемнәренең дүрттән бер өлеше күләмендә алимент та тотылып барылачак.
Азат Хусаенов,
район прокуроры.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев