Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Алдар карак ятьмә кора, анда эләкмәү безнең кулда

23 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Татарстан, шул исәптән безнең район территориясендә "Сак булыгыз, мошенниклар!" оператив-профилактик акциясе үткәрелә. Аның төп максаты- граҗданнарыбызны мошенниклар кармагына эләгүдән йолып калу, бу җәһәттән киң аңлату эшләре алып бару.

Мондый чара, кем әйтмешли рәхәт тормыштан түгел инде. Соңгы елларда социаль мошенниклык иң киң таралган җинаятьләрнең берсенә әверелде. Ышанучан, риясыз, бигрәк тә өлкән яшьтәге, авыру кешеләрне алдап, акчаларын үзләштерүнең нинди генә ысулларын уйлап тапмыйлар алдаркараклар. Республикада ел саен йөзәрләгән кеше зыян күрә алардан. Улы, оныгы өчен җан фида әби-бабайларның үлемтеккә җыйган соңгы акчаларын алудан да тартынмыйлар адәм актыклары.

-Безнең районда да мошенниклар "кармагына"эләгүчеләр очрап тора ди,-район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск начальнигы Илһам Нигъмәтуллин.-Агымдагы елда гына да дистәгә якын мошенниклык юлы белән алдау, яки алдарга маташу факты булды. Котлы Бөкәштә яшәүче бер абзыйга банк карточкасының блогын алу өчен дип, ундүрт мең сум акчасын күчерттерделәр. Ерак юлларга йөрүче бер шоферга арзанлы ягулык сатабыз дип мобиль телефон аша шактый күләмдә акча салдырттылар. Ә бер ничә өлкән яшьтәге апага: "Улыгыз авария ясады, аны җаваплылыктан коткару өчен шундый, шундый номерга акча салырга кирәк",-дип шалтыраттылар. Әмма безнең әбиләрне алай тиз генә алдармын димә. Матбугатта язып, телевизордан күрсәтеп торуның да нәтиҗәседер инде, алданмаганнар. Иң элек улларына шалтыратып хәлләрен белгәннәр. Еш кына: "Улыгыз сугышып кеше имгәтте, корал, наркотик саклаганы өчен полициягә эләкте.Төрмәдән коткару өчен фәлән хәтле акча җибәрегез",-дип тә шалтыраталар.

Мобиль телефон аша СМС җибәреп алдау ысулы да еш кулланыла. Бер танышымның хатынын да шул рәвешле ятьмәгә эләктерегә маташалар. Көннәрнең берендә әлеге ханымның телефонына: " Студент кызыбызга салабыз дип ялгышлык белән Сезнең телефонга 500 сум акча салганбыз. Шушы номерга кире кайтаруыгызны үтенәбез",-дигән СМС килеп төшә. "Әйдә тизрәк банкоматка барып акчаны кире җибәрик. Үзебезнең дә студент кызыбыз бар бит " дип өзгәләнә башлый ханым. Ире: "Соң бит инде, иртәгә салырбыз",-дигәч кенә тынычлана инде. Кич белән клубтан кайткан кызларына да бу хәлне сөйләп күрсәтәләр. Кыз исә иң беренче эш итеп әнисе телефонының балансын тикшерә.Ә анда бер тиен дә акча күчмәгән. Шуннан соң гына кемнеңдер алдарга теләвен аңлап алалар. Ә кемдә булса барыбер алдан бит.

Әледән-әле районга чегәннәр килеп төшә. Аларның багу, киләчәкне фаразлау, бозымны бетерү сылтавы, я булмаса гипноз тәэсирендә акча, кыйммәтле бизәнү әйберләрен үзләштерүләре турында яхшы беләбез. Әмма юк, юк та алданабыз.

Бу җәһәттән, райондашларны, бигрәк тә өлкәннәрне сак, уяу булырга чакырабыз. Таныш түгел кешеләр белән телефоннан да, урамда да ачылып китеп сөйләшмәгез. Йортыгызга, фатирыгызга кертмәгез. Якыныгыз берәр төрле җинаять кылды, авария ясады. Аны төрмәдән коткару өчен акча кирәк дип шалтыратсалар, иң элек шул якыныгыз белән элемтәгә керегез. Ә инде алдансагыз кичекмичә эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез. Иминлек күп очракта үзебездән тора бит.

Илгиз Җамалиев.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев