Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Алдакчыларның корбаны булмагыз

Татарстанда ярты ел нәтиҗәсе буенча электрон сервис арадашчылары тарафыннан эшләнгән 600дән артык җинаять эше ачыкланган. Электронлы банк карталары, кесә телефоны ия булучылар үзләренең акчаларын электрон сервис аша таныш булмаган алдакчыларга җибәреп алданганнар. Шуларның бер өлеше Балык бистәсе районы биләмәсенә туры килә.

Чит кешеләрдән SMS хәбәрләр алганнан соң, иң элек аның дөреслеген ачыклау кирәк. SMS та телефон аша акча күчерергә яки нинди булса да юл белән акча бирергә, дип сорап язылганны үтәргә ярамый. Шулай ук әлеге номерга шалтыратмагыз, хәбәр язмагыз.

Әгәр сез мондый очракларның корбаны булсагыз тиз арада хокук саклау органнарына, элемтә операторыгызга хәбәр итегез. Алар сезгә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырлар. Шулай ук бу турыда Балык бистәсе районы прокуратурасына 2-26-89 номеры буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев