Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Аларның тәҗрибәсе бәһасез

Эчке эшләр органнарында эшләү полиция хезмәткәрләреннән югары әхлаклылык, бурычка тугрылык таләп итә. Ә бу сыйфатларны тәрбияләүдә намус белән хезмәт итеп ялга чыккан өлкәннәребезнең тәҗрибәсе бәһасез. Март ахырында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында узган оператив киңәшмәдә дә бу хакта зур фикер алышу булды. Максус каралар кабул ителде. Полиция хезмәткәре иң...

Эчке эшләр органнарында эшләү полиция хезмәткәрләреннән югары әхлаклылык, бурычка тугрылык таләп итә. Ә бу сыйфатларны тәрбияләүдә намус белән хезмәт итеп ялга чыккан өлкәннәребезнең тәҗрибәсе бәһасез. Март ахырында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында узган оператив киңәшмәдә дә бу хакта зур фикер алышу булды. Максус каралар кабул ителде. Полиция хезмәткәре иң элек кеше һәм гражданинның иреген һәм хокукларын хөрмәт итәргә, аларны якларга бурычлы.
Безнең эчке эшләр бүлеге каршында ветераннар советы эшләп килә. Ул бүгенге көндә 68 ветеранны берләштерә. Аны отставкадагы подполковник Илдус Габдрахман улы Хәлилов җитәкли. Ветераннарыбыз арасында әле дә булса җәмгыятькә хезмәт итүче, җитәкче урыннарда эшләүчеләр күп. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ветераннар белән тыгыз элемтәдә торалар. Мондый очрашулар яшь хезмәткәрләребез өчен аеруча кирәк инде. Күпне күргән ветераннар бай тәҗрибәләре белән уртаклашалар, киңәшләрен бирәләр. Балык бистәсе гимназиясендәге кадетлар сыйныф укучылары да, ветераннар белән очрашуларны көтеп алалар
Мөмкинлектән файдаланып, барлык ветераннарыбызны Эчке эшләр ветераннары көне белән кайнар котлыйм. Озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет, шатлык телим.

Рәсемдә: Илдус Хәлилов (уңда) район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев