Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Адымың кая юнәлгән?

Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан экономик һәм коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне кисәтү, ачу максатында комплекслы чаралар даими үткәрелеп тора. Шул нигездә, күп кенә дәүләт программалары аеруча игътибар үзәгенә алына. Әйтик, соңгы елларда "Мөмкин торак", "АПК үсеше", "Мәгариф", "Сәламәтлек саклау" өстенлекле милли проектлар буенча ныгытып эшлибез, кисәтү...

Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан экономик һәм коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне кисәтү, ачу максатында комплекслы чаралар даими үткәрелеп тора. Шул нигездә, күп кенә дәүләт программалары аеруча игътибар үзәгенә алына. Әйтик, соңгы елларда "Мөмкин торак", "АПК үсеше", "Мәгариф", "Сәламәтлек саклау" өстенлекле милли проектлар буенча ныгытып эшлибез, кисәтү чаралары күрәбез. Җир участоклары бирү, дәүләт мөлкәтен сату, кече һәм урта бизнес вәкилләренең хокукларын саклау кебек мәсьәләләр дә хезмәткәрләребезнең күз уңында торалар.
Быелның 8 аенда безнең бүлек, прокуратура һәм экономик куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре катнашында 18 экономик юнәлештәге җинаять ачылды. Аның 6 сы-«урлашу», 6 сы-дәүләт хезмәтендәге коррупцион җинаятьләр, 1 се-ришвәтчелек һәм 5 се кредит-банк сферасына кагылышлы җинаять очрагы.
Коррупциягә кагылышлы җинаятьләрне ачканда аларның эзләре нинди генә йомгакка барып тоташмый. Араларында дәүләт хезмәтендәге кешеләргә бүләк бирү формасы аеруча киң кулланыш алган. Эшкә урнашканда, имтиханнар тапшырганда, тендер, отышлы заказ отканда ришвәт бирү очраклары да безнең халыкка инде чит күренеш түгел. Бүгенге көндә коррупция кермәгән тармак юк та инде. Россия Федерациясенең җинаять кодексында каралганча ришвәт бирүче һәм ришвәт алучы бер дәрәҗәдә җинаять кылалар диярлек. Хәтта аларны җавапка тарту статьялары да янәшә торалар. Катгыйлыклары белән генә аерылалар. Шуны белеп тә, кайберәүләр аңлы рәвештә ришвәт бирүгә тәвәккәллиләр. Агымдагы елның апрелендә гражданин "А" үзенә җинаять эше кузгатмау һәм машина йөртү таныклыгын кире кайтару максатыннан безнең хезмәткәргә 40 мең сум күләмендә акча тәкъдим итә. Үз чиратында полиция хезмәткәре бу хакта югары җитәкчелеккә җиткерә һәм "А"ны ришвәт биргән чакта тоткарлыйлар. Нәтиҗәдә, "А"га җинаять эше кузгатыла һәм ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 291 статьясы нигезендә (биргән ришвәт күләмен 20 тапкырга арттырылып түләү каралган) җавапка тартыла.
Дөрес, коррупцион ситауциянең ни икәнен аңлаучылар, бу адымга һич кенә дә бармыйлар. Респондентлар анкеталарыннан күренгәнчә, 30 процент гражданнар ришвәтне принципаль бирмиләр. Нервы, вакытларын югалталар, әмма үзләренең көчләрендә калалар. Шуңа күрә, коррупциянең җәелмәве үзебезнең гамәлләргә дә күп бәйле.
Бер үк вакытта бу юнәлештә көрәш системасын тагын да камилләштерү, законнарны тагын да катгыйландыру сорала. Күргәнебезчә, бу эшләр башланды инде. Гомум тырышлык үзенең уңышларын бирми калмас. Ә шушы мәсьәләләргә кагылышлы фактларны безгә җиткерергә теләүчеләргә эш телефоныбыз: 2-39-48.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев