Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Абзыйны алдаганнар, ә ханым алданмаган

Билгеле булганча, бөек комбинатор Остап Бендер халыктан акча каеруның дүрт йөзгә якын, үзе әйтмешли, чагыштырмача гадел ысулын белгән. Ә хәзерге "акча знагы өчен идеялы көрәшүчеләр" бу сөйкемле мошенниктан да арттырып җибәрәләр. Беркатлыларны, бигрәк тә өлкән яшьтәге, уллары, оныклар өчен жан фида пенсионерларны алдау өчен нинди генә хәйлә уйлап чыгармыйлар алар....

Билгеле булганча, бөек комбинатор Остап Бендер халыктан акча каеруның дүрт йөзгә якын, үзе әйтмешли, чагыштырмача гадел ысулын белгән. Ә хәзерге "акча знагы өчен идеялы көрәшүчеләр" бу сөйкемле мошенниктан да арттырып җибәрәләр. Беркатлыларны, бигрәк тә өлкән яшьтәге, уллары, оныклар өчен жан фида пенсионерларны алдау өчен нинди генә хәйлә уйлап чыгармыйлар алар. Безнең республика территориясендә дә социаль мошенниклык киң җәелгән җинаятьләрнең берсе. Узган ел шушы категориядәге биш йөздән артык җинаять теркәлгән.
-Ни кызганыч, безнең районда да мошенниклар "кармагына" эләгүчеләр очрап тора,-ди район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Марсель Гарипов. -Әле күптән түгел, Котлы Бөкәш авылында яшәүче бер пенсионер абзыйның кесә телефонына смс-хәбәр килеп төшә: "Ваша карта VIZA...заблокирована". Карточкасына нинди сәбәп белән блок куелуын ачыклау максатыннан абзыебыз смс килгән абонент номерына шалтырата. Үзен банкның куркынычсызлык службасы хезмәткәре дип таныштырган ир-егет аңа Интернетта банк карталарыннан акча урлаучы мошенниклар күп булуы, шулардан саклану өчен банк картасына блок куюлары турында хәбәр итә. Блокны алу өчен ул әйтеп яздырган абонент номерына акча күчерергә кирәклеген әйтә. Абзый банкомат аша ундүрт мең сум акчасын күчерә. Берникадәр вакыттан соң гына үзенең алданганлыгын аңлый.
Ә менә Дон-Урайда яшәүче пенсионер хатын-кызны алдый алмыйлар. Аның йорт телефонына улы булып бер ир шалтырата һәм бер кешене кыйнавы, шуның өчен полициягә эләгүе турында хәбәр итә. Телефон трубкасын тикшерүчегә бирә. Ялган тикшерүче улын полициядән чыгару өчен 80 мең сум акчаны ул әйткән абонент номерына салуны таләп итә. Әмма гражданка бу "ятьмәгә эләкми". Иң элек улына шалтырата. Улы исә эштә булуын, бернинди полициягә дә эләкмәвен әйтә.
Бу җәһәттән, хөрмәтле пенсионерларыбызга киңәшләребез бар.
Әгәр сезгә телефон аша улыгыз, оныгыгыз яки башка берәр якыныгыз җинаять кылды, авария ясады, аны җаваплылыктан коткару өчен акча таләп ителә дип шалтыратсалар, алар атаган абонентка акча салырга ашыкмагыз. Кичекмәстән әлеге хәл турында туганнарыгызга, дусларыгызга һәм әлбәттә полициягә хәбәр итегез.
Таныш түгел кешеләргә ышанмагыз, алар белән ачылып китеп сөйләшмәгез, йортыгызга, фатирыгызга кертмәгез. Артык таләпчәнлек күрсәтсәләр, полициягә шалтырату белән куркытыгыз. Бигрәк тә, чегәннәрдән сак булыгыз. Соңгы елларда аларның су сорап яки багу сылтавы белән кереп акча, кыйммәтле әйберләр урлау очраклары кабатланды.
Телефон аша берәр төрле товар тәкъдим итүчеләр, сезгә ярдәм күрсәтергә, истәлекләрегезне язып алырга йортыгызга киләбез диючеләргә дә ризалык бирмәгез. Балаларым, туганнарым белән киңәшәм, алар янында гына сезнең белән очрашам дип, җавап бирегез.
Ялгыз яшәсәгез, бу хакта таныш түгел кешеләргә сөйләп йөрмәгез.
Полиция менә шушы гади генә кагыйдәләрне үтәвегезне сорый. Әгәр инде алдашу корбаны булсагыз, мөмкин кадәр тизрәк полициягә хәбәр итегез. Шуны онытмагыз: никадәр тизрәк шалтыратасыз, җинаятьчеләрне табу да шулкадәр җиңелрәк булачак.
Илгиз Җамалиев.
Редакциядән: Әлеге материал газетага әзерләнгәндә, Балык бистәсендә тагын ике мошенниклык очрагы теркәлде. Аларга да улларының юл һәлакәтенә юлыгуы, кеше бәрдерүе хакында телефоннан хәбәр итәләр. Нәкъ бер үк схемадагыча, коткару чарасының билгеле бер суммада акча белән бәйле булуына басым ясыйлар. "Уллары бәлага таручылар" дөрес юлны сайлыйлар, алдан улларына шалтыраталар һәм алар белән бернинди дә хәл булмауы хакында әйтәләр. Күргәнебезчә, мошенникларның районыбызга "һөҗүмнәренең" активлашуы күзәтелә. Ә бу исә безгә тагын да сагырак, уяурак булуны таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев