Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Янгыннарның төп сәбәбе-ваемсызлык

Янгын күзәтчелеге мәгълүматлары буенча узган ел район территориясендә 27 янгын теркәлгән. Ут 6 торак йортны, 4 мунчаны, каралты кураларны, 1 автомобильне, гражданнарның мал-мөлкәтен юк иткән. Барлыгы 2,5 миллион сумнан артык зыян килгән. Янгыннарның 90 проценттан артыгы шәхси торак секторда чыкканнар. Район дәүләт янгын күзәтчелегенең баш белгече Андрей Мишин әйтүенчә, аларның...

Янгын күзәтчелеге мәгълүматлары буенча узган ел район территориясендә 27 янгын теркәлгән. Ут 6 торак йортны, 4 мунчаны, каралты кураларны, 1 автомобильне, гражданнарның мал-мөлкәтен юк иткән. Барлыгы 2,5 миллион сумнан артык зыян килгән. Янгыннарның 90 проценттан артыгы шәхси торак секторда чыкканнар.

Район дәүләт янгын күзәтчелегенең баш белгече Андрей Мишин әйтүенчә, аларның күпчелеге кешеләрнең ваемсызлыгы, элементарь янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә үтәмәү аркасында килеп чыккан афәтләр.

-Агымдагы елның 15 көнендә генә дә 5 янгын чыкты инде. Иң аянычы бер кеше һәлак булды. Исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш кулланучы бер граҗданин мунчасында янып үлде.

2015 елда электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында 7 янгын булды. Узган елның гыйнвар аенда Балык бистәсендә автомобиль аккумуляторына тоташтырылган переноскадан файдаланганда кыска ялганыш булып гаражда янгын чыкты.

Мичләрне ягу тәртипләрен үтәмәү 5 янгынга сәбәп булды. Мичнең төтен суыргычын янучан конструкцияләрдән янгынга каршы бүлемнәр аерып торырга тиеш. Чардакны җылыту өчен пычкы чүбе кебек янучан материаллар файдаланырга ярамый. Күп кенә янгыннар мичне янган вакытта караучысыз калдырудан килеп чыга. Салкыннар башлангач, мичне гадәттә, озаклап ягалар. Нәтиҗәдә төтен суыргыч кыза. Әгәр анда ярыклар да хасил булса, агач түшәмгә тиеп торса янгын чыгасын көт тә тор.

Янгыннарда кешеләр һәлак булу, пешү аеруча зур борчу тудыра. Узган елның февраль аенда Балык бистәсендәге торак йортта чыккан янгында олы яшьтәге хатын-кыз һәлак булды, Трой Урайдагы янгында ир-егет каты пеште.

Торак йортларда янгыннарны профилактикалау максатыннан Татарстан Республикасында "Торак-2016" операциясе игълан ителде. Аның төп максаты- йортларда булып гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү,белешмәлекләр тарату.

Купфатирлы йортларда яшәүче кайбер хуҗалар автомобильләрен юл өстендә калдырып янгын сүндерү машиналарына комачаулык тудыралар.

Барлык хезмәт коллективларында янгын куркынычсызлыгы буенча укулар һәм инструктаж үткәрергә кирәк. Барлык граҗданнар, оешма, предприятие җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгы какгыйдәләрен төгәл үтәргә бурычлылар. Чөнки алар тормыш таләбе. Электр җиһазларын, үткәргечләрне, мичләрне тәртипкә китерергә кирәк. Оешмаларда эвакуация чыгу урыннары ачык, янгын сүндергечләр, сигнализация,гидрантлар төзек булырга тиеш.

Янгын сагының телефоннарын да истән чыгармагыз: Балык бистәсендә 01, 112, 2-23-61, Котлы Бөкәштә 3-12-01, Югары Тегермәнлектә 2-81-41, Корноуховода 2-71-11.

2016 елда югарыда телгә алынган кагыйдә бозуларны, хаталарны кабатламыйк. Йортларыбызны, мал- мөлкәтебезне янгыннан саклыйк!

Илгиз Җамалиев язып алды.

Фото: https://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=55eb1469199a8ce02001c6288391ac37&n=33&h=190&w=282

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын