Татарстанда, шул исәптән Балык Бистәсе районында янгынга каршы аерым режим кертелә
Аерым режим кертелә 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелә.
Бу чорда аерым территорияләрдә куркынычлылык буенча 1-3 класслы пиротехник әйберләрне куллану тыела. Бу тыю бенгаль утларына һәм хлопушкаларга кагылмый. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, пиротехниканы промышленность, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 500 метрдан, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп җыела торган объектлардан, автомобиль юлларыннан 50 метрдан якынрак урыннарда кулланырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа