Татарстан урманнарын уттан саклыйк
Хәтерләсәгез, июль башында белгечләр Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычын «кызыл» белән билгеләгән иде.
Беренче чиратта, бу - июнь ае һәм июль башында республикада урнашкан аномаль һава торышы белән бәйле булды. Июль уртасының салкынча һәм яңгырлы килүе әлеге куркынычны бераз киметте, билгеле. Хәзер Татарстанда яңадан эссе һава торышы урнашты.
Ул чагында урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булган төбәкләр исемлегенә Идел буе федераль округының җиде төбәге эләкте. Бу - Сарытау, Оренбур, Самар, Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Чуашстан һәм Татарстан республикалары. Әйтергә кирәк, исемлек гидрометеорологик тикшеренүләргә нигезләнеп төзелгән. Аның максаты - "кызыл" белән билгеләнгән төбәкләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, ут-күз чыгуга юл куймау.
Кеше гаепле...
Кагыйдә буларак, янгын килеп чыгуда кеше факторы аеруча зур роль уйный. Шунысы сөенечле: соңгы елларда россиялеләр урман янгыннарының ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңлый башлады кебек. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге оештырган сораштырудан күренгәнчә, соңгы елларда россиялеләр арасында табигатьтә килеп чыга торган янгыннарда кеше үзе гаепле дип санаучылар арткан. Ут хәвефендә халыкның урманнарга битараф мөнәсәбәтен сәбәп итеп китерүчеләр 59 процент тәшкил итә.
Тикшеренүдән күренгәнчә, халык янгыннарның санын киметү өчен, беренче чиратта, урманда учак яккан өчен җәзаны катгыйландырырга кирәк дип саный. Күзәтчелек органнары да контроль эшенә зур игътибар бирергә тиеш. Россиялеләр фикеренчә, әгәр дә халык арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылса, профилактик чаралар оештырылса, урман янгыннары саны бермә-бер кимер иде.
Әйтергә кирәк, быел Татарстан урманнарында бер генә янгын очрагы да теркәлмәде әле. Гомумән, соңгы биш елда республика урманнарында янгын чыкканы юк. Бу - башка төбәкләр белән чагыштырганда шактый уңай күрсәткеч.
- Апрель аенда республикада янгыннарга каршы махсус режим игълан ителгән иде. Бу чорда да Татарстан урманнарында бер генә янгын очрагы да теркәлмәде, - дип белдерәләр Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында.
Кагыйдәләрне чит төбәктән килүчеләр боза
Без исә районнар белән элемтәгә кереп, урманнарда янгыннарны кисәтү белән бәйле эшнең барышы белән таныштык. Мәсәлән, Буа районы урманчылыгы җитәкчесе Илнар Гатауллин сүзләренчә, хәзерге вакытта яфраклы урманнарга янгын чыгу куркынычы янамый.
- Яфраклы урманнарда әлегә дым бар, ә менә ылыслы урманнар яңгырлы һава торышыннан соң кибәргә өлгерде инде. Шулай да, урманнарда янгынга каршы махсус полосалар ясалган, күзәтчелек эше тиешенчә оештырылган. Көннәр көзгә авыша башлаганлыктан, хәзер урманнарга июнь-июль айларындагы кебек куркыныч янамый, - диде Илнар Гатауллин.
Урманчы әйтүенчә, районда халыкны кисәтү буенча да махсус эш алып барыла. Аларга урманнарда учак ягуның катгый рәвештә тыелуын аңлаталар. Хәер, законны бозучылар да юк түгел икән.
- Кагыйдә буларак, бу - татарстанлылар түгел, ә башка төбәкләрдән килүчеләр. Мәсәлән, күптән түгел генә Ульяновск өлкәсе кешесенә штраф салдык. Без аңа махсус рейдка чыккач тап булдык. Юл читендәге наратлыкта көпә-көндез шашлык пешереп утыралар иде, - диде Илнар әфәнде.
Янгын очрагына тап булсагыз
Чирмешән районы урманчылары да урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча зур тырышлык куя. 2015 елда гына да алар кагыйдә бозучыларга карата 8 беркетмә төзегән.
- Соңгы биш елда районыбыз урманнарында янгын очраклары теркәлмәде. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан урман буйларына махсус полосалар сызабыз. Көн саен рейдлар оештырыла, - диде Чирмешән районы урманчылык хуҗалыгы директоры Альберт Шамилов.
Татарстан урманнарындагы вәзгыятьнең шактый яхшы булуына карамастан, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре уяулыкны киметмәскә чакыра. Урманда учак ягу, шашлык пешерү катгый тыела. Мондый хокук бозу очраклары өчен зур күләмдә штрафлар каралган. Әгәр дә урманда янгын очракларына тап буласыз икән, бу хакта түбәндәге телефон номеры аша хәбәр итәргә кирәк - 8-800-100-94-00.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев