Агымдагы елның 10 аенда Балык Бистәсе районы территориясендә 18 янгын теркәлде. Аларда 1 кеше һәлак булды. 10 бина тулысынча көлгә әйләнде, 7 бина зарарланды, 1 автомобиль янды. Барлыгы 1,5 миллион сумнан артык зыян килде.
Бу янгыннарның сәбәпләре, алардан саклану чаралары турында районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Андрей Иванов сөйли:
-Анализ күрсәткәнчә, янгыннар күпчелек очракта төзек булмаган электр җиһазларыннан, үткәргечләрдән, мичләрне салу, файдалану кагыйдәләрен үтәмәүдән, ачык ут белән саксыз эш итүдән, тәмәке тартканда саксызлык күрсәтүдән, балаларның ут белән шаяруыннан килеп чыгалар.
Ягу сезоны башлангач күпчелек янгыннар мичләрдән чыгалар. Бигрәк тә ялгыз өлкәннәр яши торган йортларда янгыннар еш кабатлана. Ни хәл итәсең, өлкәннәрнең күзләре дә начар күрә башлый, колаклары да катылана, хәтерләре дә югала. Шуның өстенә, өлкән кешенең мич җиһазларын төзекләндерү өчен акча средстволары да җитешми.
Мич янгынга сәбәп булмасын дисәгез, түбәндәге төп кагыйдәләрне үтәгез:
Ягу сезоны башланыр алдыннан (өлгермәгән булсагыз хәзер дә соң түгел) мичләрне, төтен суыргычларны чистартырга, агартырга, ярыклар булса яхшылап сыларга кирәк. Мич, төтен суыргыч агач түшәм аша узган урында калынайтылган булырга тиеш. Янып торган мичне караучысыз яки кечкенә балалар карамагына калдырырга ярамый. Мичне ягып җибәрү өчен тиз кабынучан сыеклыклардан файдалану тыела. Теләсә нинди мич аерым фундаментта салынырга, аның стенасы агач конструкцияләргә тиеп тормаска тиеш. Мич авызы алдындагы агач идәнгә 50×70 сантиметрдан ким булмаган калай кагып кую зарур. Мичнең артык кызуына юл куймас өчен аны көненә 2-3 тапкыр 1,5 сәгать ягарга киңәш ителә. Йокларга 3 сәгать кала мич ягуны туктатырга кирәк. Ярыклар хасил булмасын өчен төтен суыргычны даими рәвештә корымнан чистарту сорала. Мич янында кием-салым, чи утын киптермәгез. Йорт җиһазлары, пәрдәләр мичтән ярты метр ераклыкта булырга тиеш. Мичкә бервакытта да авызыннан чыгып торырлык озын утын якмагыз. Ут идәнгә, стеналарга үрмәләргә мөмкин. Һәм соңгысы, мич салу, төзекләндерүне белгечләргә генә ышанып тапшырыгыз.
Кечкенә балалары булган ата-аналарга да киңәшләр бирәсе килә. Сабыйларны бер вакытта да ялгыз өйдә калдырмагыз. Шырпы, зажигалка, шәм кебек әйберләрне балалар алмаслык урыннарда саклагыз. Балагызга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтегез, бигрәк тә шырпы белән уйнауның нинди фаҗигага илтүен төшендерегез. Кечкенә балаларга газ, электр плитәләре кабызырга рөхсәт бирмәгез. Янгын чыккан очракта балага үз-үзен ничек тотарга, телефон аша экстрен службаларны чакырырга өйрәтегез. Мобиль телефоны булса, аның «хәтеренә» әлеге службаларның номерларын кертеп куегыз.
Шуны онытмагыз: сезнең куркынычсызлык-сезнең кулда!
Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.
Нет комментариев