2015 елның 13 сентябрендә сайлаулар үткәреләчәк объектларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча нинди чаралар күрелә? Бу сорау белән Дәүләт янгын күзәтчелегенең Балык Бистәсе районы буенча баш белгече Андрей Мишинга мөрәҗәгать иттек.
-Сайлау үткәреләчәк обүектларда профилактик тикшерүләр үткәрдек. Тикшерүләр барышында эвакуация юлларының торышына, автоматик янгын системаларының (АПС, янгын турында хәбәр бирү системасы) төзеклегенә, беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгәнлеккә аеруча зур игътибар бирелде. Хезмәт күрсәтү персоналының янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белемнәре дә бәяләнде.
Сайлау участокларының күпчелеге авыл җирлеге башкарма комитетлары балансындагы мәдәният йортлары, клубларда урнашканнар. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре әлеге биналарда кеше сәламәтлеге һәм гомеренә куркыныч тудырырдай кимчелекләрне бетерү өстендә максатчан эш алып баралар. Шуның нәтиҗәсе буларак, акрынлап булса да обүектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлә башлады. Бу уңайдан Олы Әшнәк, Кече Әшнәк, Корноухово авылы клубларын билгеләп үтәргә мөмкин. Аларда янгын сигнализаөиясе монтаҗланган, төзек хәлдә. Ә менә Яңа Арыш, Масловка мәдәният йортларында янгын сигнализацияләре урнаштырылган булса да, төзек түгелләр. Аларга хезмәт күрсәтү, ремонтлау өчен махсус оешмалар белән килешүләр тәзелмәгән, электр җиһазларының торышын тикшерү оештырылмаган. Яңа Арыш мәдәният йортында янгын сүндергечләр дә юк. Эвакуацион чыгу юллары да тәртиптә түгел.
Обектларны әзерләү барышында сайлау комиссиясе әгзалары, хезмәт күрсәтү персоналы белән өстәмә рәвештә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, инструкцияләр тапшырылды.
Барлык сайлау участокларын янгын сүндергечләр, электр фонарьлары белән тәэмин итәргә, деҗурлык оештырырга, запас чыгу юлларын тәртипкә китерергә кирәк.
Фото: http://rybinsk-vybory.ru/wp-content/uploads
Нет комментариев