Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Сак булыгыз- көзге боз

Янгын- коткару слуҗбасы кисәтә: Сак булыгыз- көзге боз!

Көз үз көченә керә. Елга-күлләр боз белән капланырга да ерак калмады. Бу вакытны бигрәк тә балыкчылар көтеп ала. Беренче боздан балык шәп каба, диләр инде. Кайбер урыннарда кешеләр юлны кыскарту өчен елга, сулыклар аша сукмаклар салалар. Балалар да ныгып җитмәгән боз өстендә уйнарга яраталар. Күпләр куркынычсызлык чаралары турында онытып җибәрәләр. Нәтиҗәдә ел саен фаҗигаләр кабатланып тора. Машиналар боз астына китә, балыкчылар бата. Мондый хәлләрдә калмас өчен Татарстан Республикасы янгын коткару слуҗбасының Корноухово аерым посты начальнигы Петр Басаркинның киңәшләренә колак салыйк:

- Бу чорда сулыклардагы боз катламының зур куркыныч тудыруын һәркем аңларга тиеш. Чөнки елга-күлләрдә боз бертигез катмый. Ул бер урында шактый нык булса, агымлы җирләрдә, мәсәлән, бик юкка булырга мөмкин. Нык бозга кереп, берничә адым атлауга боз ватылып суга төшеп бату ихтималы бик зур.

Шуның өчен беренче һәм иң гади кагыйдәне үтәгез:зур ихтыяҗ булмаганда боз өстенә кермәгез. 10 сантиметр калынлыктан ким булмаган, яшькелт төстәге үтә күренмәле боз гына нык, ышанычлы була. Күз күреме начар булганда, яңгыр, кар яуганда боз өстенә аяк басмагыз. Югыйсә, боз катмаган урыннарны күрми калуыгыз бар.

Боз өстеннән елга аша узганда, салынган сукмаклардан гына йөрегез. Алар булмаганда бозның ныклыгын таяк белән тикшерегез. Бозның катылыгын аяк белән тибеп тикшерергә һич ярамый.

Боз сирәк вакытта гына кинәт ярылып китә. Ул башта сыгылып китә, шатырдап чәрдәкләнә башлый. Бу очракта килгән юлдан артка чигенергә кирәк.

Боз өстеннән барганда куркыныч урыннарны читләтеп үтегез. Камыш, су үсемнәр, башка предметлар катып каткан урыннарга кермәгез.

Әгәр группалап хәрәкәт итсәгез,бер-берегездән 5-6 метр ара калдырып барыгыз. Кирәк булганда алдан баручыга ярдәм күрсәтергә әзер булыгыз.

Көз, кыш балык тоту- ял итүнең шактый куркыныч төре. Кайбер балыкчылар күп балык тоту теләге белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытып җибәрәләр.

Әгәр инде фаҗигагә очрап салкын суга чумсагыз, каушап калмагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, тигез сулыш алырга тырышыгыз. Кулларыгызны ян- якка сузып, боз читенә ябышыгыз, гәүдәгезне су агымы уңаена, горизонталҗ хәлгә китерегез. Саклык белән генә күкрәгегез белән боз өстенә ятыгыз, аякларыгызны бер-бер артлы боз өстенә күтәрегез. Әгәр боз чыдаса, әйләнә-әйләнә ярга таба юнәлегез. Һәрвакыт үзегез килгән якка шуышыгыз.

Кызганычка каршы, бәлага тарыган кешеләрне һәрвакыт коткарып булмый. Күңелсез статистика моның ачык мисалы. Шуны онытмагыз: суда, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү куркынычсызлык, сәламәтлек нигезе.

Гадәттән тыш хәлләр туганда 01,112, (884361) 22-361 (Балык Бистәсе янгын часте), (884361) 27-111 (Корноухово аерым посты), (884361) 28-141 (Югары Тегермәнлек), (884361) 31-201 (Котлы Бөкәш) телефоннары аша шалтыратыгыз.

Фото: http://club.foto.ru/gallery/images/photo/2009/03/02/1291185.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: боз