Мич җылы да чыгара, мич янгын да чыгара
Ягу сезоны башлангач, мичләрнең төзексезлеге, файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында янгын чыгу очраклары арта. Мич бары тик җылылык чыганагы гына булсын өчен нәрсәләрне белергә, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк соң?
Бу кадәресен Татарстан Республикасы янгын коткару слуҗбасының Югары Тегермәнлек аерым посты начальнигы Виктор Филлипов яхшы белә:
- Мичләрдән янгын төп ике сәбәп буенча чыга. Беренчедән, мичне салу кагыйдәләрен үтәмәүдән. Мәсәлән, төтен суыргыч белән йорт ( мунча) түшәме арасында тиешле ара калдырылмый. Мич авызы алдында калай булмау да, тәгәрәп төшкән күмернең идәнгә ут кабызырга мөмкин. Ягу сезоны башланыр алдыннан мичләрне яхшылап тикшерергә һәм төзекләндерергә кирәк. Мич авыз алдына 50x70 см. Зурлыкта калай кагып кую зарур. Төтен суыргыч торбаларны явым-төшемнәрдән саклау мөһим. Шул ук вакытта торбадагы зонтлар, дефлекторлар төтен чыгуга комачауламаслык булырга тиешләр. Төтен торбаларын агартып кую сорала.
Торба белән түбәнең янучан конструкияләрен янмый торган материаллар белән аерып куярга кирәк. Төтен суыргычларны кимендә аена 1 мәртәбә чистарту таләп ителә.
Икенче сәбәп: мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Янгын чыкмасын өчен катгый рәвештә тыела:
- Мичне ягып җибәргәндә бензин, керосин һәм башка янучан сыеклыклардан файдалану;
- Янып торган мичне, җылыту приборларын караучысыз кадыру;
- Мич янында янып китәрдәй әйберләр киптерү;
- Мичне артык кыздыру;
- Ярыклары булган мичтән файдалану;
- Мич карауны балаларга йөкләү;
Электр җылыткычлар да саклык таләп итәләр. Аларны да тиз кабынып китәрдәй предметлар янына урнаштырыга ярамый. Электр үткәргечләре, штекерлары төзек булмаган җылыткычлардан файдалану тыела. Электр җылыткычларны кабызылган килеш төнгә калдырыга, өстендә әйберләр киптерегә ярамый. Җылыткыч штекерының розеткага тыгыз керүе мөһим, югыйсә кызып янгын чыгаруы бар.
Мич һәм җылыту приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсәгез, янгыннарга юл куелмас.
Әгәр инде янгын чыкса, кичекмәстән 01, 112 телефоннарына шалтыратыгыз.
Фото: http://shkolazhizni.ru/img/content/i64/64963_or.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев