Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Корноухово авылында янгын сүндерүчеләр ярышты (ФОТО)

Шушы көннәрдә Корноухово авылы янгын сүндерү бүлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм янгын сагы хезмәте оешуга 366 ел тулуга багышланган хәрби җәелдерү (боевое развертывание) буенча ярыш уздырылды.

Ярышта Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш, Корноухово һәм Балык Бистәсеннән иң җитез, иң батыр егетләре катнашты. Ярыш алдыннан янгынга каршы көрәш хезмәтенең Чистай отряды башлыгы Минзәки Хәмәтгалиев егетләрне тәбрикләде, аларга уңышлар теләде.

Соңыннан һәр команда хәрби җәелдерү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Янгын сүндерү бүлеге башлыклары, бүлек командирлары юкка гына әлеге төр ярышны сайламаганнар. Чөнки хәрби җәелдерү иң мөһим этаплардан санала. Әлеге эш янгын урынына барып җиткәч башкарыла һәм түбәндәге эшләрне үз эченә ала: янгын сүндерү машинасын якындагы су чыганагына урнаштыру һәм насосны хәрәкәткә китерү, янгынны сүндерү өчен кирәкле булган барлык техник коралларны ычкындыру һәм су килә торган җиң сызыкларын көпшә белән тоташтырып, насосның су басымы торбасына беркетү. Бу этапларның һәрберсен егетләр зур осталык һәм тырышлык белән башкардылар. Иң мөһим һәм ахыргы этапларның берсе - тактага беркетелгән мишень аша су сиптереп, такта артына куелган цистернаны тиз вакыт эчендә су белән тутыру иде. Көчле җил эшне азрак катлауландырса да, командалар югалып калмадылар.

Ярыш җан атарга килгән укучыларның көчле алкышлары, Корноухово мәдәният йорты әзерләгән үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды.

Жюри әгъзалары озак кына киңәшләшкәннән соң, җиңүчеләрен игълан иттеләр. Беренче урынга Югары Тегермәнлек командасы (башлыклары Филипов В. Н. ) лаек булды. Икенче урынны аз гына калышып, Котлы Бөкәш янгын сүндерү бүлеге егетләре (башлыклары Нуриев Н. Г.) яулады, өченче һәм дүртенче урыннарны Корноухово янгын сүндерү бүлеге командасы (башлыклары Басаркин П. А. ) һәм Балык Бистәсе командалары (башлыклары Ветелкин В. И.) бүлеште. Командаларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Гүзәл Хәбибуллина,

мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев