Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы баш идарәсе суда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә

Сулыклар елның теләсә кайсы вакытында куркыныч урын булып санала. Су коенганда һәм йөзү чараларыннан файдаланганда, көчле агым (шул исәптән су асты), тирән чоңгыл һәм су асты салкын чишмәләре  зур куркыныч тудыра.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы баш идарәсе суда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә.
Сулыклар елның теләсә кайсы вакытында куркыныч урын булып санала. Су коенганда һәм йөзү чараларыннан файдаланганда, көчле агым (шул исәптән су асты), тирән чоңгыл һәм су асты салкын чишмәләре  зур куркыныч тудыра.
Җәен сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Беренчедән, бу максат өчен махсус җиһазландырылмаган урыннарда коену тыела.
Икенчедән,  коену чикләрен үтеп китәргә, хәрәкәтләнүче судноларга, көймәләргә, катерларга, катамараннарга, гидроциклларга  таба йөзәргә, суга чумып озак торырга, билгесез урыннарда суга сикерергә, салкын суда озак вакыт булырга ярамый. Ач карынга йөзәргә, такталарда, ятакларда, бүрәнәләрдә һәм камераларда йөзәргә, бату турында ялган хәбәр таратырга, этләрне һәм башка хайваннарны алып килү тыела.
Шулай ук катгый рәвештә балаларны өлкәннәр тарафыннан күзәтүсез калдыру, таныш булмаган урыннарда коену тыела;
Йөзү генә түгел, суда ял итә дә белергә кирәк. Аның иң танылган ысулы вакыты белән кул-аякларны аерып, суга арка белән әйләнеп ял итәргә.
Су коенган вакытта аягыгыз авыртса ярдәм чакыртырга, аннары баш белән суга чумарга, аякның зур бармагын нык итеп тарттырырга, аннары аны турайтырга кирәк.
Әгәр йөзүгә күнекмәгез булмаса, коену зонасы чикләрен узмаска, бу тормыш өчен аеруча куркыныч тудыра.
Йөзә белмәүчеләргә  тирәнлеге 1-2 метрдан артмаган махсус җиһазландырылган урыннарда гына булырга  кирәк.
Кисәтүче аншлаглар белән җиһазландырылган су объектларында коену катгый тыела. Онытмагыз! Суда үз-үзеңне тоту чараларын тайпылышсыз үтәү генә бәлане кисәтергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса