Чыршы бизәүнең дә үз тәртибе бар
Яңа ел бәйрәмнәрегез ут-күз чыгып яме китмәсен дисәгез, Алексеевск һәм Балык бистәсе районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Андрей Иванов киңәшләренә колак салыгыз: Чыршыны тотрыклы нигезгә, бинадан чыгу юлына комачауламаслык итеп урнаштырыгыз. Чыршының ботаклары белән стена һәм түшәм арасында кимендә 1 метр ара калдыру сорала.. Ут иллюминацияләрен тиешле таләпләр...
Яңа ел бәйрәмнәрегез ут-күз чыгып яме китмәсен дисәгез, Алексеевск һәм Балык бистәсе районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Андрей Иванов киңәшләренә колак салыгыз:
Чыршыны тотрыклы нигезгә, бинадан чыгу юлына комачауламаслык итеп урнаштырыгыз. Чыршының ботаклары белән стена һәм түшәм арасында кимендә 1 метр ара калдыру сорала.. Ут иллюминацияләрен тиешле таләпләр буенча тәҗрибәле электрчы монтаҗларга тиеш . Гирляндалардагы лампочкаларның куәте 25 вт дан артмау зарур. Электр үткәргечләрнең бакыр, сыгылмалы чыбыктан булуы сорала. Үткәргечләрнең изоляциясенең төзеклеген тәэмин итәргә, электр челтәренә штепсель ярдьмендь тоташтырырга кирәк.Әгәр электр чыбыклары кызса, очкыннар күренсә чыршы утын кичекмәстән сүндерегез. Сәбәпләрен ачыкламыйча кабызмагыз.
Чыршы бизәгәндә целлулоид һәм башка тиз кабынып китүчән уенчыклар, шәмнәр, бенгаль утлары, фейрверклар кулану тыела. Шулай ук ботакларны, нигезен утка каршы состав белән эшкәртелмәгән мамык белән бизәргә ярамый.
Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге сезне якынлашып килүче яңа ел белән котлый,барлык теләк-хыялларыгызның тормышка ашуын тели. Бәхетле булыгыз һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында онытмагыз.
фото: 95.mchs.gov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев