Утсыз төтен чыкмый, диләр. Янгын чыгуның төп сәбәбе дә кешеләрнең битарафлыгына, электр җиһазларын саксыз куллануга бәйле. Исерек вакытта кеше үзен контрольдә тотмый, башка берәүнең гомерен саклап калу турында әйтеп тә торасы юк.
Янгыннарның күпчелеге тәмәке көйрәтүчеләр аркасында килеп чыга. Пыскып яткан тәмәке төпчеге бөтен мал-мөлкәтне көлгә әйләндерергә мөмкин. Шуңа да урын-җир өстендә, аеруча исерткеч эчемлек кулланганнан соң, тәмәке тартырга ярамый. Подвалга төшкәндә, чормага менгәндә, сарай, келәт, гаражга кергәндә дә көйрәтмәгез. Торак йорт ишегалдында ягылган учак та янгын сәбәпчесе була ала.
- төзек электр җиһазларын гына кулланыгыз;
- өйдән чыгып киткәндә, утны, электр җиһазларын сүндереп, розеткадан алыгыз;
- бер электр челтәренә берничә электр җиһазын тоташтырмагыз;
- электр җиһазларын төзекләндерүне ышанычлы белгечләргә генә тапшырыгыз;
- газ исе чыкса, ут, шырпы кабызырга ярамый. Бүлмәне тизрәк җилләтеп, авария хезмәтен чакыртырга кирәк;
- ацетон, бензин, керосин кулланганда, тәмәке тартырга яки шырпы кабызырга ярамый.
ЯНГЫН ЧЫККАН ОЧРАКТА, НИШЛӘРГӘ?
Беренче эш итеп, бу хакта 101 (янгын сүндерү) яки 112 (ашыгыч хезмәт) номерына шалтыратырга кирәк.
нәрсә януы турында төгәл әйтеп (фатир, чорма, подвал һ.б.), янгынның күпме мәйданны чолгап алуын искәртергә;
- төгәл адресны хәбәр итәргә;
- фамилия һәм телефон номерын әйтергә;
- кайсы биналарга куркыныч янавы турында хәбәр бирергә;
- әгәр яныгызда телефон юк икән, бу очракта урамга чыгып яки тәрәзәләрне ачып, үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итегез.
Янгын вакытында иң куркынычы - паникага бирелү һәм куркып калу. Нәкъ менә шул вакытта кадерле минутлар үтеп китә дә инде.
Кешеләрне, хайваннарны коткарырга, кыйммәтле әйберләрне (документ, акча) алып чыгарга тырышыгыз. Боларның барысын да тиз арада эшләргә, үзеңне тыныч тотарга кирәк. Беренче чиратта, балаларны коткаралар. Алар мондый очракта куркып, өстәл, карават астына, шкафка кереп кача.
Төтен чолгап алган бинадан диварларга тотынып, башны иебрәк чыгарга кирәк. Төтен һавадан җиңелрәк. Шуңа да ул өскәрәк күтәрелә. Янгын вакытында ялкын түгел, төтен куркынычрак. Чөнки зыян күрүчеләрнең күбесе сулышы бетеп һәлак була. Шунлыктан юеш кулъяулык яки сөлге аша суларга кирәк. Кешеләрне коткарганнан соң, кул астындагы әйберләр белән янгынны сүндерә башларга мөмкин. Әлбәттә, янгын сүндерүчеләрне чакыртмыйча гына «кызыл әтәч» белән көрәшергә ярамый.
САБЫЙЛАРНЫ ДА ӨЙРӘТЕГЕЗ!
Гыйнварның беренче ункөнлеге - Яңа ел бәйрәмнәре белән беррәттән мәктәп укучыларының да каникуллары. Ә бала гомерен һәм сәламәтлеген саклау - олыларның төп бурычы. Шуңа да ата-анлар көнкүрештә балаларына яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш.
Ата-аналарга балаларына ашыгыч хезмәт (112), янгын сүндерү (101), полиция (102), ашыгыч ярдәм (103) номерларын ятлаттырырга кирәк. Диспетчер белән сөйләшергә өйрәтү дә комачауламас.
Балалар түбәндәгеләрне истә тотарга тиеш:
- электр һәм газ җиһазларына тотынмаска;
- тиз кабынып китә торган әйберләр, сыекчалар белән уйнамаска (шырпы, уткабызгыч, аэрозоль);
- газ плитәсе һәм колонкаларының вентильләрен бормаска.
Шунысын да истә тотыгыз: янгын куркынычсызлыгын саклау - иминлекнең нигезе. Янгынны сүндергәнче, кисәтүе яхшырак!
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә:
- исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш кулланмагыз;
- урын-җир өстендә тәмәке тартмагыз;
- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр чыбыкларын файдаланмагыз, электр җылыткычларын сак кулланыгыз;
- электр һәм газ җиһазларын кабызган килеш караучысыз калдырмагыз.
Ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм телефоны: 112
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ышаныч телефоны: (843) 227-46-96
Нет комментариев