Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Балыкбистәлеләр белеп торыгыз: Коры үләнне ягу—фаҗигаләргә илтә

Яз җитү белән кешеләр йорт, дача участогы территорияләрендә тәртип урнаштырыга керешәләр. Әмма кайберәүләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытып җибәрәләр. Көнкүреш калдыкларын, коры үлән ягалар. Шулай итеп үзләренең шәхси милекләренә зыян китерәләр, сәламәтлекләрен, тормышларын куркыныч астына куялар.

Язгы-җәйге чорда коры үлән ягуга бәйле янгыннар кискен арта. Автомобиль юллары буйларында, болыннарда, урман буйларында  коры үләннәргә ут төртү очраклары ишәя. Басу кырларда узган елдан калган камылныда ягалар.  Йорт яннарында, төрле объект территорияләрендә чүп-чар ягучылар да очрап тора.
Еш кына бу чорда янгыннар чыгуга балалар сәбәпче була, яз көне балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз, алар белән аңлату әңгәмәләре алып барыгыз, шырпының уенчык булмавын төшендерегез. Учакка таныш булмаган предметлар, аэрозоль савытлары ташларга ярамаганлыгын аңлатыгыз. Аларның гомерләренең, сәламәтлекләренең үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен төгәл үтәүгә бәйле булуын исләренә төшерегез.
Узган елның язында Россиянең  биш субъектында—Хаккасиядә, Байкал буенда, Красноярск краенда, Бурят республикасында, Амур өлкәсендә- зур масштаблы янгыннар булды. Аларда дистәләрчә кеше  һәлак булды, зур материаль зыян килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми белдерүләренә караганда, күпчелек янгыннарга коры, җилле һава шартларында үләнгә ут төртү сәбәп булган. Хакасиядә янгыннарда 30 кеше һәлак булган,5 меңнән артык кеше йорт- җирсез калган. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгыннар 7 миллардтан артык зыян китергәннәр.
Хөрмәтле гражданнар! Үзегезгә, янәшәгездә яшәүче кешеләргә , әйләнә-тирә табигатькә карата игътибарлы булыгыз. Әгәр коры үләнне ягу очрагына тап булсагыз кичекмәстән, 01 (112 яки 101) “коткару телефоны”на шалтыратыгыз, сезне хәбәр бәла-казаны кисәтүгә ярдәм итәчәк!
Бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү генә янгыннарны кисәтергә, кеше гомерен, материал байлыкларны саклап калырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса