Балыкбистәлеләр,янгын афәтеннән сакланыйк
Ягу сезонына да аяк бастык. Бу чорда торак фондта, башка объектларда янгын чыгу очраклары арта. 2015-2016 елгы көзге- кышкы чорда районда 15 янгын чыкты. Аларда 1 кеше һәлак булды. 9 бина тулысынча янып бетте, 6 бина өлешчә зарарланды. Янгыннардан 1,5 миллион сумнан артык зыян килде.
Торак пунктларны, икътисад өлкәсе объектларын көзге-кышкы сезонга әзерләү, янгыннарга, аларда кешеләр үлеменә юл куймау максатыннан Балык бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты махсус карар кабул итте.
Аерым алганда икътисад, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә машина- трактор паркларында, ягулык-майлау материаллары, орлык фонды складларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы куела. Басуларда камыл ягу тыела. Буш торучы терлекчелек биналарын электрдан өзеп кую мөһим. Терлекчелек комплексларын, мастерскойларны, ашлык, терлек азыгы складларын янучан чүп-чардан, җитештерү калдыкларыннан, аларның территорияләрен коры үләннән арындыру сорала.
Объектлардагы электр үткәргечләрне, приборларны янгынга каршы режим таләпләренә туры китереп әзерләргә кирәк.
Көзге-кышкы янгын куркынычы булган чорга ирекле янгын сүндерү формированиеләре дә тулы әзерлектә керергә бурычлылар. Бу җәһәттән,янгын сүндерү, бу максатка җайланган башка техникаларны әзерлек сызыгына кую зарур. Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын тикшерү, кирәк булса ремонтлау таләп ителә.
Авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату максатыннан җыеннар уздыру да нәтиҗәле профилактик чара булып тора. Авыл җирлеге башлыкларына шулай ук "Балык Бистәсе жилкомсервис" оешмасы белән берлектә гидрантларның, су колонкаларының, буаларынң төзеклеген тикшереп чыгарга кирәк.
Карарда бәян ителгән таләпләр, тәкъдимнәр һич үти алмаслык түгел. Бары тик бу мөһим мәсьәләгә зур җаваплылык белән карарга кирәк. Шул вакытта гына йортларыбызны, икътисад объектларын янгын афәтеннән саклап кала алырбыз.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев