Аеруча эссе һава торышы урнашу сәбәпле, Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Биналардан, тораклардан, корылмалардан 50 метрга кадәр ераклыкта, урманнарда учак ягу тыела. Учак яккан очракта аны су сибеп яки туфрак белән күмеп яхшылап сүндерергә кирәк.
Йорт яны, дача участокларын коры үләннән, чүп-чардан чистартыгыз, сүндерелмәгән тәмәке, шырпыны үләнгә ыргытмагыз. Пыскып яткан төпчек янгын чыгарырга мөмкин.
Коры үләнне, яфракларны, чүп-чарны якмагыз, җыеп капчыкларга тутырыгыз, үтильләштерү урыннарына илтегез.
Эссе, коры, җилле көннәрдә, шторм кисәтүе булганда янгын куркынычы булган эшләр башкарырга, мичләр ягарга ярамый.
Балаларның ут белән шаяруына юл куймагыз.
Һәр торак бина янына сулы сыешлык куярга. Янгын сүндергеч булдырырга киңәш итәбез.
Янгын чыгу билгеләре күренсә кичекмәстән "01", 010 (мобиль телефон) номерлары аша янгын частенә,112 номеры аша коткару службасына, полициягә (020), ашыгыч ярдәмгә (030), газ службасына (040) шалтыратыгыз. 112 экстерн номерына телефоныгызда акча, хәтта СИМ-карта булмаганда да шалтыратырга мөмкин.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез, ут белән сак булыгыз!
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев