Балыкбистәлеләр, янгыннан соң соң була!
Һәркемнең үз гомерендә бер генә мәртәбә булсада янгын афәтенең шаһиты булганы бардыр мөгаен.
Уттан зыян күрүчеләр дә аз түгел инде. Коточкыч күренеш бит ул. Санаулы минутлар эчендә йорт-җирең, гомер буе казганып тапкан мал-мөлкәтең көлгә әйләнсен әле. Ут "бәйдән ычкындымы" бер нәрсәне, бер кемне аямый. Аннан бер нәрсә калмый. Никадәр кайгы-хәсрәт, күз яшьләре алып килә ул. Бер кемнең дә ут корбаны буласы, йортсыз, малсыз каласы килми бит инде. Ә янгыннар чыгып тора. Сәбәпләре нәрсәдә соң? Янгынчылар теле белән әйтсәк, язгы- җәйге янгын куркынычы зур булган чорга аяк басар алдыннан дәүләт янгын күзәтчелегенең баш белгече Андрей Мишин белән әңгәмә корып алдык.
-Андрей Анатольевич, сөйләшүне статистикадан башлыйк әле. Былтыр күпме янгын булды да, быел ничә?
-Узган ел районда барлыгы 27 янгын чыкты, 2 кеше һәлак булды. Агымдагы ел тагын да хәвефлерәк башланды. 28 мартка 9 янгын теркәлде инде. Узган ел бу чорга 4 кенә янгын булган иде. Күргәнегезчә, хәлләр борчу тудырырлык.
-Янгынга илтүче төп сәбәпләрне дә санап үтегез инде.
Янгыннарның күпчелеге кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Кем әйтмешли, безнең халык янгыннан соң гына уйлый башлый бит ул. Эх, ул электр үткәргечләрне вакытында алыштырган, мичне ремонтлаган булсам янгын чыкмаган булыр иде, диләрдер кайберәүләр. Ут белән саксыз эш итү, исерек хәлдә, ә кайвакыт яткан килеш тәмәке тарту, йорт, каралты кура янында чүп-чар ягу шулай ук янгыннарга еш илтә торган ваемсызлык үрнәкләре. Янгыннарның 70 проценты торак секторга туры килә.
-Янгыннарны кисәтү, профилактикалау юнәлешендә нәрсәләр эшләнә?
Кызганычка каршы, бик күпләр янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплылыкларын аңлап бетермиләр.Кыш көне районара янгын күзәтчелеге, эчке эшләр, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе әгъзалары белән берлектә профилактик исәптә торучы күпбалалы, тәрбиягә бала алган, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләрнең, ялгыз яшәүчеләрнең йортларында, фатирларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерү буенча уздырылган профилактик рейдлар вакытында да бик күп җитешсезлекләр ачыкланды. Күпме язылса, әйтелсә дә күп хуҗалыкларда мунча мичләрен ягу кагыйдәләре үтәлми. Төзек түгел, хәтта ярыклар хасил булган мичләр дә очрый. Мич авызы каршына калай (янмый торган материалдан) листлар куелмаган. Янучан конструкцияләрдән аерып торучы янгынга каршы бүлемнәр юк. Барлык мунчаларда диярлек электр лампочкалары плафонсыз файдаланыла. Мичләр янәшәсендә янучан материаллар саклана.
Йортлада электр үткәргечләрнең торышы шулай ук җитди борчу тудыра. Кайбер торакларда электр үткәргечләр төзелгәннән бирле алыштырылмаганнар. Күбесендә әле дә булса изолциясе янучан материаллардан булган үткәргечләр тора. Электр хисаплагычларга ясалма саклагычлар куючы ваемсызлар да бар. Дистәдән артык йортта электр үткәргечләрен кичекмәстән алыштырырга кирәклеге искәртелде. Югарыда телгә алынган кимчелекләрнең һәркайсы янгыннарга, зур фаҗигаләргә илтергә мөмкин бит.
-Сезнең тел белән әйтсәк, язгы- җәйге янгын куркынычы аеруча зур булган чорга аяк басабыз. Бу уңайдан халыкка җиткерер киңәшләрегез дә бардыр.
Без, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре һәр язны шомланып каршылыйбыз инде. Һәр елны диярлек ваемсыз хуҗаларның йорт яннарында коры үләнне, чүп-чарны ягулары нәтиҗәсендә янгыннар чыгып тора бит. Ә 1996,2006 елларда Зәңгәр Күл авылында,2010 елда Олы Кульга авылында шундый ваемсызлык аркасында дүрт торак йорт янды. Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен чүп-чарны аерым саклык чаралары күреп йорт, каралты-кура яннарыннан кимендә 50 метр ераклыкта яндырыга кирәк. Учакны караучысыз калдырырга ярамый.
Көннәр җылытып урман-кыр юллары кипшүгә халык ял итәргә табигать кочагына агыла башлый. Кайберәүләр кызык өчен коры үләнне ягып күңелләрен күтәрәләр, яккан учакларын сүндермичә кайтып китәләр. Нәтиҗәдә ут таралып, урманга, агач посадкаларына үрмәләргә мөмкин. Яз җиттеме янгын сүндерү машиналары районның әле бер, әле икенче почмагында коры үлән янгыннарын сүндерергә чыгалар. Шул ук вакытта берәр йортта да янгын чыгуы бар бит. Ә янгынчылар кемдер шаярып төрткән үләнне сүндерү белән мәшгуль. Менә шулар турында да уйлансыннар иде, ут белән шаяручылар.
Берничә ел сүз алып баруга карамастан, Шомбыт, Урахча авыл җирлекләре башлыклары Камский, Чыршылы Елга авыллары, Наратлы поселогы торак пунктлары белән урман массивы арасында кимендә 15 метр киңлектә янгынга каршы сукалау уздыру таләбен үтәмиләр. Ә моны гадәттән тыш хәлгә тиңләргә була инде.
-Язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерүне дә көчәйтәсездер инде.
-Әлбәттә, җитәкчеләр, урындагы кешеләр һәм гражданнар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу фактларнын ачыклау буенча рейдлар уздыру күздә тотыла. Шуңа да хужалык, предприятие, оешма җитәкчеләренә территорияләрен чүп-чардан, җирләр кипкәч коры үләннән һәм башкалардан чистартуны оештыру зарур. Өстәмә су сыешлыклары булдыру да сорала.
Ә инде янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата катгый административ тәэсир итү чаралары кулланылачак.
Илгиз Җамалиев
әзерләде.
Фотосы гәҗит архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев