Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Балыкбистәлеләр, янгын чыкмасын дисәгез, кагыйдәләрне үтәгез

Алексеевск һәм Балык Бистәсе районары буенча күзәтчелек бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасында аномаль эссе һава торышы урнашты. Бу янгын чыгу ихтималын арттыра. 21 июльдән 8 августка кадәр чорда 128 нче янгын часте 3 тапкыр янгын сүндерергә чыккан. Янгынчылар шулай ук 7 мәртәбә чүп-чар, коры үлән, камыл сүндерегә барганнар.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен урындагы җитәкчеләргә карата 4 административ эш кузгатылган.

Янгыннар чыгуга юл куймас өчен түбәндәге гади генә кагыйдәләрне үтәү таләп ителә:

- басуларда камыл, салам, йорт яны участокларында коры үлән ягу тыела;

- чүп-чарны бөтен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп йорт, каралты-куралардан 50 метр ераклыкта гына яндырыга мөмкин.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен гражданнарга 1000 нән 1500 сумга кадәр, урындагы җитәкчеләргә 6000нән 15000 сумга кадәр, юридик затларга 150000нән 20000 сумга кадәр административ штраф каралган.

Балык бистәсе районы территориясендә коры, эссе һава торышы саклану сәбәпле күзәтчелек бүлеге гражданнарны барлык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Фотосы: skachka46.atoitg.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев