Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Балыкбистәлеләр, газ плитәсеннән дөрес файдаланыгыз!

Агымдагы елда Россиядә торак йортларда газ шартлауның 12 очрагы теркәлде. Аларда 33 кеше һәлак булды. Соңгы фаҗига Иваново шәһәрендә булды. ике катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә 5 кешенең, шул исәптән 4 яшьлек баланың гомере өзелде. Газ җиһазларын файдаланганда шундый гадәттән тыш хәлләргә юл куймас өчен районның газ хуҗалыгы оешмасы вәкилләре...

Газдан файдаланучы һәркем тиешле кагыйдә, таләпләрне төгәл үтәргә тиеш әлбәттә.Зәңгәр ягулык кухняларда беренче ярдәмче, җылылык чыганагы гына булсын, фаҗигаләргә китермәсен дисәк,районар күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Андрей Иванов киңәшлренә колак салыйк:

-Беренче чиратта, төзексез газ приборларыннан файдаланмаска кирәк. Газ исе чыкса, электр приборларын кабызырга,шырпылар, заҗигалкалардан файдаланырга ярамый. Газ чыгуны ачык ут белән тикшерү тыела. Газ плитәсен караучысыз, балаларны кухняда үзләрен генә калдырмагыз. Плитә өстендә әйберләр киптермәгез.

Газ чыгудан шикләнсәгез, шлангларны,резьбалы тоташтыру урыннарын сабынлы су белән генә тикшерегез. Сабын куыклары хасил булса газ чыгара.

Газ горелкасын кабызуның да тәртибе бар. Иң элек янган шырпыны горелка янына китерегез, аннары салмак кына кранны ачыгыз. Горелкада ут тигез янарга тиеш. Кастрюльләр корымлану төзексезлек билгесе. Азык кыздырганда майга ут кабынудан, сыеклыкларның ташып горелканы сүндерүеннән сакланыгыз. Горелкаларны даими чистартып торырга кирәк. Ашарга пешергәндә чәчләрне җыеп, озын җиңнәрне сызганып кую зарур. Файдаланганнан соң плитәне сүндереп куярга онытмагыз.

Газ баллоннарын бары тик рәсми җитештерүчеләрдән генә алыгыз.

Шушы киңәш-таләпләрне үтәсәгез газ хәвеф чыганагы булмас.

Илгиз Җамалиев язып алды.

Фото grad.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев