Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Балык Бистәсендә янгыннар арткан

Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Олег Ещев хәбәр иткәнчә, безнең районда янгыннарның артуы күзәтелә. Быелның ун аенда барлыгы 24 янгын теркәлгән инде. Ә узган ел бу чорга 18 янгын булган. Шулай ук тулаем Татарстан Республикасы буенча янгыннарда һәлак булучылар саны арткан. "Янгыннарны, аларда зыян күрүчеләр...

Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Олег Ещев хәбәр иткәнчә, безнең районда янгыннарның артуы күзәтелә. Быелның ун аенда барлыгы 24 янгын теркәлгән инде. Ә узган ел бу чорга 18 янгын булган. Шулай ук тулаем Татарстан Республикасы буенча янгыннарда һәлак булучылар саны арткан.

"Янгыннарны, аларда зыян күрүчеләр санын уртак тырышлык белән генә киметергә мөмкин. Моның өчен беренче чиратта, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәк", -ди Олег Леонидович.

Ягу сезонына кердек. Димәк мичләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Төтен суыргычларны өч айга бер мәртәбә корымнан чистарту сорала. Ярыклар хасил булмасын өчен мич ныклы фундаментка салынган булырга тиеш. Мичне агач стеналарга терәп салырга ярамый. Мичне ягып җибәргәнче аның төзеклегенә инану шарт,ярыклар булса аларны кичекмәстән кызыл балчык белән сыларга кирәк.

Янгыннарның икенче бер киң таралган сәбәбе- көнкүреш электр җылыткычларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Төзек булмаган электр приборларыннан файдалану катгый рәвештә тыела. Кабызылган җылыткычларны шторалар, пәрдәләр, обой ябыштырылган стеналар, башка янучан предметлар янына куярга ярамый. Фатирдан кыска гына вакытка чыкканда да, электр приборын сүндереп куярга гадәтләнегез. Аларны янмый торган материалдан ясалган аскуймаларга урнаштыру да зарури таләп.

Электр үткәргечләрне дөрес итеп монатжламу да фаҗигаләргә илтә. Торак йортларда, фатирлардагы электр исәпләгечләрдә (счетчик) калибрланмаган саклагычлар ("жучоклар") файдалану катгый тыела. Бер розеткага бер ничә прибор тоташтырып электр челтәренә көчәнеш китермәгез. Электр челтәрендә телефон чыбыкларын куллану шулай ук куркыныч. Аларның юанлыгы электр тогына исәпләнмәгән. Электр үткәргечләрнең телефон, радио чыбыкларына, антенналарга, агачларга, түбәләргә тиеп торуына да юл куярга ярамый. Төрле юанлыктагы,материалдагы, изоляциясе тузган чыбыкларны файдалану, кадак белән беркетү, чорнап тоташтыру тыела.

Газ приборларыннан файдалану кагыйдәләрен дә төгәл үтәү сорала. Төзек булмаган приборлардан файдаланмагыз. Газ үткәргеч торбалардан, тоташтырылган урыннардан, газ плитәләренең горелкаларыннан газ чыгып торса фаҗига буласын көт тә тор. Бина эчендә газ исе сизсәгез, шырпы кабызмагыз, электр өзгечләрне тоташтырмагыз, аермагыз.

Балалрның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә дә чыга янгыннар. Шуңа да аларны караучысыз калдырмагыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында даими сөйләгез. Шырпы, заҗигалкаларны, шәмнәрне балалар алмаслык урыннарда саклагыз. Балаларга мич ягу, газ плитәсе, электр приборлары кабызу кебек эшләр кушмагыз. Балаларның учак ягуларына, шырпы белән уңйнауларына юл куймагыз.

Әгәр инде янгын чыкса, кичекмәстән бинадан чыгыгыз, ишекне ябыгыз, әмма бикләмәгез. "01", "101", "112" телефоннары аша янгын бүлегенә хәбәр итегез. Төгәл адресыгызны, янгын чыккан урынны, фамилиягезне атагыз.

Төтен тулган бинадан чыкканда авыз, борыныгызны юеш чүпрәк белән каплагыз, иелеп яки үрмәләп хәрәкәтләнегез.

Онытмагыз: сезнең куркынычсызлык-сезнең кулларда!

Автор Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев