Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Балык Бистәсендә янгынга каршы аерым (особый) режим кертелде

Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә 2016 елның 15 декабреннән 2017 елның 10 гыйнварена кадәр аерым янгынга каршы режим кертелде. Аның максаты Яңа ел бәйрәмнәре чорында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, милкен янгын куркынычыннан саклауны тәэмин итү. Бу чорда 1-3 класс пиротехник әйберләрне...

Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә 2016 елның 15 декабреннән 2017 елның 10 гыйнварена кадәр аерым янгынга каршы режим кертелде.

Аның максаты Яңа ел бәйрәмнәре чорында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, милкен янгын куркынычыннан саклауны тәэмин итү.

Бу чорда 1-3 класс пиротехник әйберләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) промышленность, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән-500 метрдан, торак-коммуналь хужалык, авыл хужалыгы, кешеләр күпләп йөри торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метрдан кимрәк булган территориядә файдаланырга ярамый.

Бу кагыйдәләрне үтәмәү еш кына торак йортларда, каралты-кураларда, урманнарда янгын чыгуга сәбәп була.

Аерым янгынга каршы режим чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме дә шактый арттырыла. Гражданнарга 2000 нән 4000 сумга кадәр; урындагы җитәкчеләргә 15 000 нән 30 000 сумга кадәр; юридик затларга 400 000 нән 500000 сумга кадәр.

фото:kursktv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев