Балык Бистәсе үзәгендәге янгын балалар шуклыгыннан килеп чыккан
Район үзәгендә берәүләрнең каралты- курасы минутлар эчендә янып көлгә әйләнде.
Янгын сүндерүчеләрнең оперативлыгы, бу минутларда яңгырның көчәеп китүе генә аның күрше йортларга күчүенә киртә була алды. Янгын сүндерүчеләр әлеге янгын очрагын балалар шуклыгына бәйләп аңлаттылар. Шырпы-фәләннәрне балалар кулы җитмәслек урыннарда саклау, аннан килә куркынычсызлык кагыйдәләрен бәләкәйдән өйрәтү- һәр хәлдә берәүгә дә зыянга булмас. Сак булыйк. Бурдан кала, ут-күздән калмый дип тиккә генә әйтми халык. Сакланганны Ходай саклармын дигән сүзләрне искә төшерү дә урынлы булыр бу очракта.
Ленар Касимов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев