Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Балык Бистәсе районында янгын чыгуга каршы профилактик рейдлар үткәрелде

Гыйнвар аенда Лениногорск районының бер авылында булган янгыннан соң, безнең районда профилактик исәптә торучы, күп балалы, тәрбиягә бала алган, шулай ук тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләр, ялгыз яшәүчеләрнең йортлары, фатирларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше ныклы контрольгә алынды. Профилактик рейдлар үткәрелде, ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча чаралар күрелде.

Менә шундый профилактик чараларның дәвамы буларак, күптән түгел ирекле янгынга каршы көрәш җәмгыяте, дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре Балык бистәсендә һәм авылларда яшәүче 10 гаиләгә автоном янгын сигнализаторлар урнаштырдылар.

- Гаиләләр исемлеген социаль яклау бүлеге бирде. Беренче чиратта Корноухово, Иске Арыш, Олы Елга, Полянка, Ямаш һәм башка авылларда яшәүче янгын куркынычсызлыгы ягыннан аеруча хәвефле йортларда урнаштырдык,- диде ВДПОның участок мастеры Рамил Әдһамов.

- Проблемалы гаиләләрнең йортларына сигнализаторлар куюны авыл җирлеге башлыклары да оештырсалар яхшы булыр иде әлбәттә,- дип сүзгә кушылды дәүләт янгын күзәтчелеге баш белгече Андрей Мишин.- Хәвеф-хәтәр чыкса аларның да башларыннан сыйпамаячаклар бит.

Белгечләр әйтүенчә,автоном янгын сигнализаторы практикада сыналган шактый нәтиҗәле прибор икән. Ул электр үткәргечләр кыза башласа, берәр нәрсә көйсә, кыскасы аз гына микъдарда да төтен чыкса, «сызгыра» башлый. Бу исә янгынны башлангыч вакытында тоеп,күреп алырга мөмкинлек бирә.Кыскасы,һәр йортка урнаштырсаң да зыян итми инде.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын Төтен чыгу