Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Балык Бистәсе МЧС бүлеге халыкны социаль яклау бүлеге белән берлектә ике гаиләгә сигнализация җайланмасы бүләк иттеләр

Янгын белән күпме генә көрәшсәң дә ул һаман көнүзәк мәсьәлә булып кала бирә.

Ул бигрәк тә уңышсыз, ишле гаиләләрдә ут белән дөрес кулланмау, бина эчендә тәмәке тарту, җылыткыч җайланмалар куллану һәм башка сәбәпләр аркасында килеп чыга. Шундый гаиләләрдә яшәүчеләр еш кына бәхетсезлек очрагы корбанына әйләнә. Әлеге проблемаларны истә тотып район МЧС бүлеге халыкны социаль яклау бүлеге белән берлектә уңышсыз ике гаиләгә сигнализация җайланмасы бүләк итәргә булды. Берсе район үзәге, икенчесе Яңа Арыш авылында яши әлеге гаиләнең. Бүләк белән килеп кергәч аптырап калып, ризасызлык белдерә башлады алар. МЧС бүлек командиры Илнур Хәбибуллин әлеге җайланманың кирәклеген, төзелешен, ничек эшләвен аңлатып күрсәткәч риза булып куйдырдылар. Социаль педагог Әнисә Минвалиева алып килгән актларга да теләп кул куйдылар. Һәр гаиләгә дүртәр җайланма бүләк ителде. Алар аш, йокы бүлмәсендә торырга тиеш. Ятаклар күп булса, башка бүлмәләргә дә куелырга мөмкин. Җайланмалар күп төтен булганда тавыш бирә, өч минут дәвамында кычкырып тора. Бәхетсезлек очраклары килеп туганда ул шулай хуҗабикәне искәртәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев