Балык Бистәсе 2 мәктәбе җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча белемнәрен ныгыттылар (фотолар)
Балаларның җәйге ялын оештыру уңаеннан янгын күзәтчелеге белгечләре Балык Бистәсе 2 мәктәбендә мәгариф учреждениеләре директорлары, мәктәп яны лагерьлары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырдылар.
Дәүләт янгын күзәтчелеге баш белгече Андрей Мишин киңәшмәдә катнашучыларга янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча төп таләпләрне аңлатты. ВДПО ның участок мастеры Рамил Әдһәмов янгын сүндергечтән файдалану тәртипләрен исләренә төшерде. Белгечләр җитәкчеләрнең сорауларына да җавап бирделәр. Аларга белемнәрен практикада ныгыту мөмкинлеге дә тудырылды. Күпләр чын учакны сүндереп тә карадылар.
Рәсемнәрдә: практик күнегүләр бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев