Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Җыр – кешенең юлдашы

Татар халкы җырга-моңга гашыйк. Җырлаучысы булганда җыр мәңге яши. Җыр ул-яшәү чарасы.

Халыкларның җаны ул-моң диләр,
Моң диләр дә, бездә җыр диләр.
Өзгәләсә,телсә бәгырьләрне-
Татар җыры әнә шул диләр,-дип язган шагыйребез Г. Тукай. Гомеренең ачы хәсрәтен, шатлыклы мизгелләрен халык моңга әйләндергән.
Ярый әле без очсыз-кырыйсыз җирдә ялгыз түгел. Күңелләрне юатырдай җырларыбыз бар. Күбесе күңелгә үтеп керердәй моңнар. Җыр-кешенең балачагыннан алып, соңгы минутына кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ә матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул мәрхәмәтле, ярдәмчел була. Җыр аның гомерлек юлдашына әверелә.
Бары да үтә,
Бары да онытыла.
Байлык, зурлык китә, югала.
Тик җыр үлми
Күчеп буыннарга
Киләчәктә яшәп җыр кала.
Алинә Кәримова,
Ямаш мәктәбе укучысы.
Фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыр