Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Туган җиргә җитми берни дә

Эх, җәй, ямьле җәй!.. Кай арада үтте дә китте.

Минем өчен бу җәй бигрәк истәлекле булды. Чөнки без гаиләбез белән Абхазия дәүләтенә ял итәргә бардык. Иң алдан безгә бу яңалыкны әтиебез хәбәр итте, поездга дип алынган билетларны күрсәткәч, мин әле ышанмый да тордым. Ниһаять, без көткән көн килеп җитте. Һәрберебезнең көченә исәпләнеп тутырылган чемодан-сумкаларны алып, Казанга юл тоттык. Ни өчен болай дим, чөнки кечкенә сеңлем Самирәгә дә бәләкәй рюкзак эләккән иде. Казанның тимер юл вокзалыннан "Казан-Адлер" поездына утырып юлга кузгалдык. Миңа бу сәяхәтнең һәр минуты кадерле иде. Тимер юл вокзалы, поезд, купе.. Мин боларны беренче тапкыр күрәм, ә әле алда күпме мавыктыргыч минутлар көтә. Купеда бары тик безнең гаилә генә, шул рәвешле без ике тәүлек юлда бардык. Алдан әнием безнең өчен төрле тәм-томнар әзерләгән иде. Әтием безгә кызыклы өстәл уеннары уйнатты, гомумән, вакытны күңелле үткәрдек: башваткычлар чиштек, кызыклы китаплар укыдык, әлбәттә инде, сеңлем белән шаярышып алулар, төрле станцияләрдә тукталулар... Бары да бик кызыклы булды. Көньякка барган саен табигатьнең үзгәрүенә хәйран каласың. Кояш нурларының үтәли кыздыруын тоясың, ә каен, нарат агачлары кипарис, бамбук, эвкалиптларга алмашына.
Абхазиягә иртә белән килеп төштек, чик аша узганнан соң, безне абхазлар каршы алды. Алда колач җәеп безне иртәнге кояш, иксез-чиксез Кара диңгез көтә иде. Суы җылы, үтә күренмәле, дулкыннарның ярга кагуы, медуза, балыкларның көтүләп йөзүләре безнең өчен гаҗәеп булды. Көне буе диңгездә ятабыз, әти-әни безне авырлык белән судан чыгаралар.
Иң гаҗәпләнгәнем: экзотик җиләк-җимешләр. Аларның күптөрлелеге хушыңны ала. Әнием соклануын яшерә алмыйча: "Җәннәт бакчасы диярсең, нинди генә җиләк-җимеш юк", дип әйтеп куйды. Без төрле экскурсияләргә бардык. Иң истә калганы диңгез өсте тигезлегеннән 1000 метр биеклектә ятучы Рица күле булды. Cерпантин кебек юлдан биеккә күтәрелдек. Ә мондагы юлларны Сталин салдырганы беленгәч, тагын да кызыксыну артты.
Күл гаҗәеп, халык гөж килә, катамараннарда йөриләр, кем фотога төшә, кемдер истәлекле бүләкләр сайлый. Чөнки монда кулдан ясалган сувенирлар, төрле эшләнмәләр бик күп. Әлбәттә, без дә якыннарыбызга бүләкләр алдык. Абхазлар белән аралашу аларның гореф-гадәтләрен, милли ашларын, яшәү шартларын төшенүгә ярдәм итте. Ике атна вакыт сизелми дә үтте. Безнең алда озын юл, туган якка, туган нигезгә... Эх, сагынылган икән шул, ак каеннар, зифа таллар, иген тулы басу-кырлар... Туган илеңнең гади генә булып күренгән җирләре дә кайчак бик зиннәтлегә әверелә дә куя икән. Барыбер дә туган як иң кадерлесе!
Самат Миңнеханов,
Күгәрчен мәктәбе
укучысы.
Фото: stihi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев