Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Тиздән әниләр бәйрәме була

Мин бәйрәмнәрне бик яратам. Чөнки алар кешегә шатлык китерә. Тиздән бәйрәмнәрнең бәйрәме- Әниләр көне җитә.

Шуңа күрә мин дә әнием турында язарга булдым.

Әни! Әнием! Бу сүзләргә никадәр ярату, хөрмәт хисләре салынган.Ул безне тудырган, күпме йокысыз төннәр уздырган, сөеп-иркәләп үстергән. Ул һәрчак безнең янәшәбездә. Авырлыклар булса, ярдәмгә иңен куя, шатлыгыбызга сөенә.

Бу гүзәл затның исемен дә үзенә туры китереп Гүзәлия дип кушканнар. Инде ике дистә елдан артык балаларга белем һәм тәрбия бирә ул. "Үз эшенә тугыры, бөтен күңелен биреп эшли ,"- дип әйтәләр әнием кебекләр турында. Һәр баланың күңеленә ачкыч табып, уңышларына сөенеп, киләчәге өчен борчылып яши ул.

Әнием кирәк вакытта кырыс һәм таләпчән дә була. Безнең аны бер дә борчыйсыбыз килми. Шуңа күрә абыем һәм сеңелем белән тәртипле булырга тырышабыз. Шулай булганда әниемнең йөзләрендә кояш нурлары балкый. Безнең өй эче яктылык белән тула, ул безне кочагына ала. Ә аның кочагында җылы һәм рәхәт, арыганнар онытыла. Мамыктай йомшак куллары белән иркәләсә, авырган тәнгә сихәт килә.

Әни дигән өч хәрефле сүзгә күпме игелек, изгелек, ярату һәм мәрхәмәтлелек орлыклары салынган. Ул безне яклый да, саклый да, юата да, кирәк вакытта ачулана, шул ук вакытта төпле киңәшләрен дә бирә. Әтием белән әнием безнең өчен һәрвакыт үрнәк өлге. Изге бәйрәм якынлашканда без аларга озын гомер, саулык-сәламәтлек һәм бары тик көләч йөзләр телибез.

Закирова Назилә,

6нчы сыйныф укучысы,

Югары Тегермәнлек урта мәктәбе.

Фото: http://cs540109.vk.me/c7007/v7007996/14612/bKvDcehOrHY.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр