Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Сөйлим әнием турында

«Әни», «әнием», «әнекәем» сүзләре жир йөзендә иң борыңгылардан саналса да, барлык телләрдә дә алар бер төсле матур, ягымлы яңгырыйлар. Никадәр яхшылык, эчке җылылык яшеренгән бу сүзләрдә! Юк, сүзләрдә дип кенә әйтү дөрес булмас, болар барысы да олы йөрәкле кешедә-минем әниемдә! Әйе, мин үземнең иң кадерле кешем-әнием Равия Габдрахман кызы Вәлиева...

Беренче кыңгырау шатлыгы буләк итеп, аяз сентябрь иртәсе туа. Урам буйлап ашыгып барган балалар белән бергә, әни дә һәр елны мәктәпкә ашыга.

Әйе, ул укытучы. Менә 33 ел инде Яңа Арыш урта мәктәбендә рус теле hәм әдәбияты укыта hәм hәр туган көнгә, балалар белән булган hәр очрашуга шатлана, куанып туя алмый.

Мин беләм, кайчандыр бөтенләй башкача булган. Балачагы hәм яшьлеге бик җиңелләрдән булмаган аның. Ишле гаиләдә бишенче кыз бала булып дөньяга килә ул, ә аннан соң ике энесе туа. Әни 10 сыйныфта укыганда әтисе-минем бабай, кинәт кенә бу дөньядан китеп бара. Әтисезлекнең авырлыкларын әни белән апасы Сәкинә hәм энекәшләре Илhам белән Вәлит тә үз җилкәләрендә тойганнар. Шулай да тормыш авырлыкларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапканнар алар. Шуңа күрәдер инде, әни язучы Г.Ибраһимовның «Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек» дип язган сүзләрен кабатларга ярата.

Еллар шулай үтә тора. Ә алда чыгарылыш имтиханнары… Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, әни Казан дәүләт педагогия институтына юл тота. Тарих филология факультетының татар теле hәм әдәбияты, рус теле hәм әдәбияты бүлеге студенткасы булуы белән чиксез горурлана ул. Чөнки ул чорда 42 чыгарылыш сыйныф укучысы арасыннан 3 укучы гына югары уку йортына керә алган бит. Әлбәттә, моның өчен ул әнисенә-минем дәү әниемә зур рәхмәтле. Үзенә бик авыр булса да: «Укы, кызым, авылга укытучы булып, хөрмәтле кеше булып кайтырсың»,-дигән ул әниемә.

Менә студент еллары да артта калган. Диплом яклап, ул авылга эшкә кайткан. Ул көннәрдән соң 33 ел вакыт үтсә дә, әнием әле хәзер дә сафта, балаларга тырышып белем бирә, бердәм дәүләт имтиханнарын да укучылары hәр елны уңышлы тапшырып баралар.

Зилә Вәлиева,

Яңа Арыш мәктәбенең

11 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әни балалар иҗаты