Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Әниемнең йомшак куллары

Минем әниемнең исеме Рузалия. Аның исеме "роза гөлләренең патшасы" мәгънәсенә ия.

Ул 1976 елның 2 нче июлендә Югары Тегермәнлек авылында дөньяга килгән. Аның балачагы, гүзәл яшьлеге шушы авылда үткән.Әниемдә барлык балалар кебек чәчәк бәйләме тотып 1 нче сыйныфка укырга барган. Октябрят, пионер сафларына кабул ителгән. 1993 елны 11 сыйныфны тәмамлагач, әнием Казан дәүләт педогогия институтына укырга кергән. Ике ел укыгач, читтән торып укырга күчкән. Аннары ул социаль хезмәткәр булып, өлкән әби-бабайларга булышкан, аларга һәр яктан ярдәм иткән. Апам Зөһрә тугач, әнием аны тәрбияләргә, үстерергә дип эшеннән киткән. Апама бер яшь дүрт ай булганда, әнием Югары Тегермәнлек урта мәктәбенә педагог-оештыручы булып эшкә урнашкан, аны авылыбызда яңа ачылган "Акчарлак" приютына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп эшкә чакыралар. Менә унике ел инде әнием авыр язмышка дучар булган балалар белән эшли. Әниемнең эше бик җаваплы, чөнки алар бу балаларга тәүлек буена җавап бирәләр. Ул чын күңелен биреп аларның тәртипләре һәм сәламәтлекләрен кайгыртып эшли. Аның эшенең авырлыгын бары тик без генә беләбез һәм кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.Әниемнең шөгыльләре бик күп: ул китап укырга, җырларга, биергә, бәйләргә, чигәргә, тегәргә бик ярата.
Әни безнең өчен иң кадерле кеше. Аның йомшак кулларын без гомер буе тоеп яшибез. Әнием шул йомшак куллары белән безне сөя, кочаклый, иркәли, бөтен җан җылысын бирә, киендерә, ашата. Көне-төне шул куллары белән эшләр эшли, өйгә кайткач тәмле итеп ашлар пешерә.
Син куанганда куанучы, син кайгырганда кайгыручы кем соң ул? Әлбәттә, әнием. Без авырганда төннәр буе юатучы, күз карашы белән иркәләүче дә безнең әниебез. Әниемнең күзләренә карагач, мин барлык борчуларымны, кайгыларымны онытам. Әниләрне без беркайчан да рәнҗетмәскә тиешбез, олыларны хөрмәт итәргә тиешбез. "Җәннәт әниләрнең аяк астында,"-дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер. Әниләребезне, аларның йомшак кулларын саклыйк. Алар безгә гомер буе кирәк. Мин әниемне яратам һәм аңа кояш гомере, саулык телим.
Камилә Гайнуллина,
6нчы сыйныф укучысы.
Югары Тегермәнлек урта мәктәбене.
Фото: http://img.revda-info.ru/wp-content/uploads/2013/02/zt1.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әнием