Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Күгәрчен мәктәбендә истәлекле очрашу булды

Әни...Нинди олы сүз бу? Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән?

Әйткән саен, бу сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Без авырып ятканда, күкрәгенә кысып, "җан җимешем", "балам" диеп, чын күңелдән борчылучы, кирәк икән, гомерен дә бирергә әзер торучы әниләр. Сез булмасагыз, без -оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек. Барлык сабыйлар шикелле, минем дә телем "Әни" сүзе белән ачылган.

Безнең мәктәптә дә "Әниләр көне" булып үтте. Бәйрәмгә балалар шагыйрәсе, "Сабантуй" журналы редакциясенең әдәбият бүлеге җитәкчесе Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова үзенең тормыш иптәше белән килде. Ул безгә "Сабантуй" журналы турында сөйләде. Без шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык. Аның күп балалы ана, үрнәк тормыш иптәше, киң күңелле, кайгыртучан хатын-кыз булуына сокландык. Йолдыз апа Шәрәпова гаиләсе үзләренең 4 балалары янына кечкенә кызчыкны да приюттан алып сыендырганнар.

Аларның мондый җылы очрашуга килүе бәйрәмне тагын да ямьләндереп, тулыландырып җибәрде. Әниләр дә Йолдыз апага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм җаваплардан бик канәгать калдылар.

Шагыйрә бүгенге көндә 12 китап авторы, киң җәмәгать эшлеклесе.

Әниләр бәйрәме бик күңелле һәм истәлекле булды.

Гатауллина Дилә, 6 сыйныф укучысы, Күгәрчен мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп