Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Күгәрчен авылында Әниләр бәйрәме узды

Әниләр бәйрәме Күгәрчен Мәдәният йортында зурлап уздырылды.

Анда без, мәктәп укучылары да, бик матур итеп чыгыш ясадык. " Каенкай" балалар бакчасына йөрүче балалар да әниләрне бәйрәм белән тәбрик итәргә килделәр. Алар бик матур итеп шигырь сөйләделәр. Икенче сыйныф укучылары бик матур итеп биеделәр. Инде 9 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Нәбиуллинага килсәк, ул бик оста итеп татар халык биюен башкарды. Шундый матур бии, күз тимәсен. Фирдәвес апа Мөбәрәкшина бик матур итеп җырлады. Әмиребез аларны котлап чәчәкләр бирде. Менә шулай күңелле узды бәйрәмебез.

Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Гыйлемханова Ризәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр