Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Истә калды Яңа ел

Кышкы каникул көннәре сизелмичә дә үтеп китте. Быелгы Яңа ел төне миңа бик ошады. Белмим, әллә туганнарым белән бергә җыелып каршылаганга, әллә инде һәр урамда бәйрәм тантанасы булганга.

Әйе, һәр урамда диярлек Чыршы янында бәйрәм оештырылды. Һәрберсе үзенчәлекле булса да, иң күңеллесе Совет урамында булгандыр, мөгаен. Төрле-төрле утлар белән бизәлгән Чыршы, кардан һәм боздан ясалган сыннар бәйрәмнең күрке иделәр. Шул урам кешеләренең бердәм, тату булып, урамда бәйрәм табыны оештырулары, төрле кызыклы уеннар үткәрүләре, җыр, биюләрнең тынып тормавы Яңа Ел төнен мавыктыргыч, могҗизалы, онытылмаслык итте.

Зилә Кыямова,

6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев