Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Илдус Әхмәтҗанов хәрбиләрчә сөйләшә

Бөек Ватан сугышы вакытында егетләребез илебезне яклар өчен гомерләрен дә кызганмаганнар. Ә бүгенге егетләребез нинди? Армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр дә бар. Югыйсә, егетләребезнең геройлыгы, коралларның көчлелеге Россия дәүләтенең аерылгысыз бер өлеше булып торган. Бүген ул үз көчен югалтмаганмы?

Ни дисәк тә, илебезне яклаучы, саклаучы егетләребез бар әле. Шушы көннәрдә беренче номерлы гимназиядә өлкән сыйныфлар өчен гадәти булмаган сыйныф сәгате үтте. Чөнки бу көнне үз мәктәбенә элеккеге укучысы Илдус Әхмәтҗанов кайткан иде. Ул-Хәрби һава академиясе курсанты.
-Илдус, авыр һөнәр сайлаганда сиңа кем һәм нәрсә йогынты ясады?
-Хәрби хезмәт итү минем балачактагы хыялым. Минемчә, бу чын егетләр теләге.
-Академияне тәмамлагач син кем булачаксың?
-Хәзер мин өченче курста, тагын ике ел укыйсым бар. Инженер, төгәлрәк әйткәндә, һава көчләре офицеры булачакмын. Миңа самолетлар белән бәйле хезмәт бик ошый. Хәзерге ваытта без аның төзелешен-"йөрәген" өйрәнәбез. Аның моторының төзек эшләве безнең хезмәттән тора.
-Хыялыңны тормышка ашыру кыен булмадымы?
-Нинди генә очракта да хыялга ирешү кешенең үзеннән тора. Кайсы мәктәптә укысаң да, кеше үзе тырыш булырга, максатлы омтылыш белән белем үзләштерергә тиеш.
-Туган ягыңа кайту теләге бармы?
-Татарстанга хәрби офицер булып кайтыр идем.
-Булачак һөнәреңнең уңай ягын нидә күрәсең?
-Мин аны сайлаганмын икән, димәк аның уңай якларын күбрәк күрәм. Тәрбия, тәртип, патриотизм хисе, төгәллек кебек сыйфатларым тагын камилләшә төште.
Укучылар Илдус сөйләгәннәрне бик игътибар белән тыңладылар. Соңрак, кызлар "Чын егет, кем соң ул?" дигән темага әңгәмә дә оештырып алдылар. Шәхсән минем өчен, чын егет ул яклаучы һәм терәк булырга тиештер. Ул кызларга карата мөгалләмәсе, гамәлләре белән матур күңелле буладыр. Аның бай булуы мөһим түгел, күңел байлыгы да бик җитә.
Алия Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби