Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Иҗат дулкынында яшь каләмчеләр

-Зифа Зәйнуллина игезәк абыйларыннан соң көттереп кенә туган кыз. Иске Арыш авылы чишмәләренең татлы суларын эчеп, киң болыннарында уйнап үсте ул. Табигатьне чиксез яратуы бала күңелендә илһам чаткылары уяткан, күрәсең. Зифа кечкенәдән китап укырга, иншалар язарга яратты. Мәктәптә иң яраткан фәннәре -татар теле һәм әдәбияты, география иде. Киләчәген медицина белән бәйләргә тели, - ди аның турында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Сафиуллина.


 Быел Зифа 9 нчы сыйныфны тәмамлаган. Укыган дәвердә күп төрле бәйге, конкурсларда катнашып  алдынгы урыннар яулаган ул. Район күләмендә үткәрелгән “Яшь талантлар”  бәйгесендә беренче урын  яулавы кызны тагын да илһамландырган. Клара Булатова исемендәге премия лауреаты, шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизов иҗатына багышланган бәйгедә 3 нче урын, Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның VII республика конференциясенең “Журналистика, “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә  лауреат, “Әдәби мираслы Балык Бистәм”  район фәнни-гамәли конференциясендә ике номинациядә 1 нче  һәм 2 нче урыннар, «Татары, прославившие свой народ» Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә 2 нче дәрәҗә җиңүче Дипломы белән бүләкләнгән. 
Газета укучыларыбызга без Зифа Зәйнуллина иҗатыннан түбәндәге хикәяне тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев