Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Халыкара Гран-При Бистә талантларында

"Талантлар дуслыгы" VIII Халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестиваль-конкурсыннан районыбызның яшь талантлары олы җиңү белән кайттылар.

Алар фестивальнең иң югары бүләгенә - Гран-прига ия булдылар. Бу бәйгедә районыбыз данын София Нагимуллина һәм Наргиза Димеева (вокал), "Рапсодия" хореографик төркеме якладылар. Наргиза (җитәкчесе Алсу Галиуллина) - II дәрәҗә, ә София (җитәкчесе Татьяна Купцова) III дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр. Дәрәҗәле конкурста чыгыш ясаучылар арасында "Рапсодия" (җитәкчеләре Светлана Гаврилова һәм Елена Фасхутдинова) коллективына тиңнәр булмады. Алар районга Халыкара иң югары бүләк белән кайтып төштеләр. Конкурста 20 шәһәрдән 100 якын вокалист, 9 шәһәрдән 20 бию коллективының катнашуы җиңүнең ансат кына яуланмавына ачык дәлил. Котлыйбыз, сезнең җиңү зур тырышлык нәтиҗәсе, балыкбистәлеләр өчен матур, горурланырлык үрнәк булып тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев