Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Елның дүрт фасылы

Табигать. Нинди матур, гүзәл син! Елның дүрт фасылында дүрт төскә керәсең. Кыш... Аклык, сафлык алып килә торган ел фасылы. Җирнең каралыгын агарта. Басу-кырларга ап-ак юрганын яба, агач-куакларны бәскә төрә. Ябалак карларның акрын гына бөтерелүе яисә адым саен карның шыгырдаган тавышы. Уйлап карасаң, бигрәк сихри, серле бу кышкы табигать! Яз... Тып-тып...

Табигать. Нинди матур, гүзәл син! Елның дүрт фасылында дүрт төскә керәсең.
Кыш... Аклык, сафлык алып килә торган ел фасылы. Җирнең каралыгын агарта. Басу-кырларга ап-ак юрганын яба, агач-куакларны бәскә төрә. Ябалак карларның акрын гына бөтерелүе яисә адым саен карның шыгырдаган тавышы. Уйлап карасаң, бигрәк сихри, серле бу кышкы табигать!
Яз... Тып-тып тамчылар, челтерәп тавыш бирүче гөрләвекләр, чут-чут сайраган кошлар. Яз тавышы-табигатьнең йокыдан уянуы, бөреләрнең ачылуы ул. Бар җирдә хәрәкәт башлана!
Җәй... Ямь-яшел келәм, йомшак искән җил. Чәчәккә күмелгән алан, урманнарда кошларның сөенечле тавышлары. Җиләк-җимеш, яшелчәләр, басу тулы игеннәре .
Көз. Әле хәзер генә синең мул уңышыңны җыеп, саклауга куйдык. Төрледән-төрле яфраклы агачларыңа сокландык, күчмә кошларны ямансулап озатып калдык.
Гүзәл син, табигать, күз ачып йомганчы, әкияти төсләргә керәсең. Мин табигать баласы. Саф суларың, иркен һаваларың, урман-кырларың мине үзенә тарта.
Самат Миннеханов,
Күгәрчен мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы.
фото: fotohood.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев