Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Дуслык - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәме

 Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечләрен бергә бүлешәләр.

 Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны жиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың булсын.

Минем иң якын дустым-сыйныфташым Илсаф. Без икебез дә беренче сыйныфка укырга кердек.Тәнәфестә таныштык һәм бергә уйный башладык. Аннан Илсаф безнең өйгә кунакка килде, безнең уртак шөгыльләр табылды, бергәләп музыка тыңлый башладык, компьютерда уйнадык, бер үк спорт секциясенә язылдык.

Илсаф-бик әйбәт егет, хайваннарны ярата, ул бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да күршеләре белән исәнләшә, кайчакларда әбиләргә чүп түгәргә, яисә кибеттән авыр сумкаларын алып кайтырга булыша.

Безнең сыйныфта Илсафны гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Кайбер балалар безнең дуслыкка көнләшеп тә карыйлар, мондый дуслыкны адым саен очратып булмый бит. Без бер-беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итәбез. Мин үтенечемне кире какмый. Кош-канаты белән, кеше дуслык белән көчле, ди татар халык мәкале. Без мәңгелек дуслар.

 

 

Булат Галимов,

Күгәрчен мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса