Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Без спорт яратабыз

Безнең гаилә спорт белән шөгыльләнергә бик ярата.

Мин һәм сеңлем һәр иртә саен гимнастик күнегүләр ясыйбыз. Кыш көне әниебез белән чаңгыда шуабыз. Әтиебез мәктәптә тренер булып эшли. Ул балаларны футбол, хоккей уйнау серләренә өйрәтә. Мин сеңлем белән тимераякта шуарга өйрәндем, бадминтон, теннис ярышларында катнашып, алдынгы урыннар яулыйм. Физкультура белән шөгыльләнсәң, иммунитет ныгый. Вакытында йокыдан тору, дөрес туклану, физик эш белән шөгыльләнү дә сәламәтлекне ныгыта. Юкка гына "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" , димәгәннәр.

Сылу Динмөхәммәтова,

Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Фото: http://www.noringa.ru/upload/2.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт