Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Иске Арыш авылында бик үзенчәлекле урам бар

Мин Иске Арыш авылында туганмын һәм бүгенге көндә дә әнием, апам һәм дәү әти, дәү әни белән шунда яшибез. Әле минем әби белән бабаем да бар, ә алар бик үзенчәлекле урамның 13 нче йортында гомер кичерәләр. Ни өчен үзенчәлеклеме? Менә хәзер шул турыда горурланып сөйлим.

Әтием туган  урам  Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган авылдашыбыз, әтиемнең икетуган( двоюродный) энесе  Рамил Ибәтов исемен йөртә. Аларның төп йорты да безнең әбиләрдән  ике генә өй аркылы урнашкан. Мин әлеге урамда әбиләрем яшәве белән чиксез горурланам. Шундый батыр ул үстергән Нурлыбанат апага да соклана идем. Кызганычка каршы, узган ел ул безнең арабыздан китте. Без әбиләргә баргач, апа  белән аның янына еш кереп, эшләрендә булыша идек,  ә Нурлыбанат апа безгә рәхмәт әйтеп, догалар укып кала иде. Ул  әле безнең авылның бик хөрмәтле абыстае булып, Коръән укыган кеше дә.
Әфганстан, әфган...  Мин әлеге сүзләрнең мәгънәсен өлкәннәрдән ишетеп, кинофильмнардан  күреп кенә беләм. Әфган сугышында күпме яшь гомерләр өзелгән бит. Минем туган авылым Иске Арыштан да  8  егет  хәрби бурычын  Әфганстанда үти. Шуларның берсе –Ибәтов Рамил абый тау-ташлы Әфган җирендә һәлак була. Бу коточкыч кайгы бөтен авыл халкын тетрәндерә. 
Әлеге  чорда авыл советы рәисе булып эшләгән Әгыйть абый  Рамил абыйны соңгы юлга озатуны  җиренә җиткереп башкарган.  Әгыйть абый  ул көннең зәмһәрир суык булуын, Рамил абыйны озата кайткан солдатларның  бихисап күплеген һаман да искә ала.
Рамил абый бик тырыш, кызыксынучан, уңган, тыйнак егет булып үсә. Башлангыч белемне туган авылында Фатыйма апа Гайнетдиновадан үзләштерә, 5 нче сыйныфтан күрше  Балыклы Чүкәй урта мәктәбендә белем ала. Соңрак техникумда укый. 
1984 нче елның 16 нчы апрелендә Рамил абый әти-әнисе, туганнары, дуслары белән саубуллашып,  ил алдында хәрби бурычын үтәргә китә. Бу аерылышу соңгысы булган. Аның абыйсы Наил дә күптән түгел генә Әфганстанда хезмәт итеп кайткан була. 
Рамил абый 6 ай Термезда хезмәт итә, ә аннары Әфганстанга керәләр. Егет туган авылын, әти-әнисен бик сагына. Аз гына буш вакыты булса, җыр, шигырь язып, хат белән әнисенә юллый. Мәктәптә укыганда да шигырьләр иҗат итә.
Әфганстанга керүгә, Рамил абый хәрби машинада зур цистерналар белән ягулык ташый башлый. Әфган тауларының һәр почмагында үлем сагалый солдатларны. Егет хисапсыз батырлыклар эшли, разведкаларга йөри. Әмма хәрби задание вакытында Рамил абый яралана. Юлда барганда, кинәт тау астыннан дошман ут ача. Аның башына пуля тия һәм ул автоматын кочаклаган хәлдә, кабинадан егылып төшә. 
Рамил абый нибары 11 ай гына хезмәт итеп кала.Әмма шушы вакыт эчендә  ул иптәшләре арасында үзенең җитезлеге, тапкырлыгы, өлгерлеге белән танылып өлгерә. Командирыннан да әти-әнисенә Рәхмәт хатлары килеп тора.
 Күрсәткән батырлыгы өчен туганыма  үлгәннән соң  Кызыл Йолдыз ордены тапшырыла. Мәктәбебездә аның хөрмәтенә мемориаль такта куелган. Музейда батыр авылдашыбызга багышланган почмак урын алган. Мин шундый батыр  туганым белән чиксез горурланам. Әтием миңа исемне дә юкка гына Рамил дип кушмаган бит. Рамил Ибәтов кебек батыр ул үстерәсе килгәндер аның. Мин дә аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышам. Әлегә тырышып укыйм, төрле бәйгеләрдә катнашам, алдынгы урыннар  яулыйм. Киләчәктә әтиемнең ышанычын һичшиксез аклармын дип уйлыйм.

Рамил Ибәтов,
Балыклы Чүкәй мәктәбенең  7 нче сыйныф укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев