Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Диләрә Галимова шигырьләре

Әниләр - Ходай бүләге Ходай биргән әниләргә Иксез - чиксез сабырлык, Биргән Ходай әниләргә Тырышлык һәм уңганлык. Өйрәткән ул әниләрне Дөньяның бар яменә, Өйрәткән бишек җырына, Өйрәткән йомшак назына. Иркәләргә өйрәткән елаганда, Сөенергә өйрәткән елмаерга, Әкиятләр сөйләргә өйрәткән Тәмле төшләр күреп йокларга. Рәхмәтлемен Ходаема Әниләрне шулай яралтканга. Әбием. Әбием минем...

Әниләр - Ходай бүләге


Ходай биргән әниләргә

Иксез - чиксез сабырлык,

Биргән Ходай әниләргә

Тырышлык һәм уңганлык.

Өйрәткән ул әниләрне

Дөньяның бар яменә,

Өйрәткән бишек җырына,

Өйрәткән йомшак назына.

Иркәләргә өйрәткән елаганда,

Сөенергә өйрәткән елмаерга,

Әкиятләр сөйләргә өйрәткән

Тәмле төшләр күреп йокларга.

Рәхмәтлемен Ходаема

Әниләрне шулай яралтканга.

Әбием.

Әбием минем шундый,шундый.

Нинди икән соң ул "шундый"?

Сөйкемле карашы кояшка тиң:

Йөзендә нурлар уйный.

Без килешкә камыр куя

Оныкларын сыйларга.

Әбиемнең алтын куллары..

Бар эшне дә булдыра.

Күз тимәсен әбиемә

Саулык телим аңарга.

Һич картаймый озын - озак

Яшәсен безнең арада.

Мең-мең яшә ,Әбием,

Иң кадерлем син минем!!!

Диләрә Галимова - Балык Бистәсе районы

Күгәрчен мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев